Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ливанда президент сайлаулары кичектерелә


Ливанда президент сайлаулары 12 ноябрьгә кадәр кичектерелде, дип белдерде парламент спикеры Набих Бәрри.

Баштарак бу сайлаулар иртүгә үтәчәк дип ниятләнелгән иде. Әмма Сирия тарафдарлары да, аңа каршылар да уртак бер намзәт турында килешүгә килә алмый.

Дәүләтнең әлеге җитәкчесе Эмил Лаһудның вәкаләтләре мөддәте 23 ноябрьдә чыга.

Ливан президентын парламент депутатлары сайлый.
XS
SM
MD
LG