Accessibility links

Кайнар хәбәр

28 миллион сум урлаган Казан югары хәрби училищесы хәрбиләренә мәхкәмә карары чыгарылды


Шушы көннәрдә Казанның югары хәрби, ягъни танк училиәесы җитәкчесе урынбасары полковник Приходько, капитан Юмаев һәм прапорщик Родыгинга карата мәхкәмә караы чыкты. Бу төркем эш урыннарыннан файдаланып 28 миллион урлаганнары өчен гаепләнәләр. Тишеренү эшләре күрсәткәнчә гаепләнүчеләр, училищега килгән ашамлыкларны, ит. Бодай, консерва һәм башка әйберләрне кулланырга яраксыз дип, хокуксыз сатканнар. “Вечерняя Казань” язылганнардан чыгып әйткәндә, бирегә бу ризыкларны очсыз бәядән сатып алырга дип төрле базарлардан сатучылар килгә торган булган, бәрәңге белән итне аеруча “У Радика” кафесы сатып алган. Тонналар консервы, бозланган балык, май, куертылган сөт Тихорецкий күпләп сатып алу складларына, Медуниверситет, “Спартак” фабрикасы ашханәсенә, хәтта Самарага җибәрелеп барган. Күп кенә итләр Приходьконың шәхси шашлык пешерә торган кафесында кулланылган. Гаепләнүчеләрнең азык-төлектән тыш, училищега төзелеш материалларына дип бирелгән акчаларның да үзләренеке итүләре билгеле булган. Моннан тыш училище җитәкчесе урынбасары үз вазыйфаларыннан файдаланып, ике курсантны ике ел буе Ватанга хезмәт иттерү урнына, Казаннан ерак түгел урнашкан үз йортын саклаткан. Бу йорт яңган, һәм аны яңадан төзергә Приходько шулай ук курсантларны эшләткән. Мәхкәмә карары чыгарылган вкакытны гаепләнүчеләрнең һәрберсе гаепне бер-берсенә такканнар. Нәтиҗәдә мәхкәмә карары буенча поковник Приходько 8 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Аңа ярдәм иткән Родыгин белән Юмаев6 ел төрмә җәзасы алганнар.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG