Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Көнбатышны Косово низагын тоткарлауда гаепли


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Конбатышның Косово бәйсезлеген яклавы Сербиядән аерылырга теләүче бу төбәкнең киләчәк статусы турында сөйләшүләрне дәвам итүгә киртә куя диде.

Матбугат очрашуында Лавров Косовоның киләчәген бары тик БМО Иминлек Шурасы гына билгели ала дип әйтте.

Лавров шулай ук АКШны Европадагы ракета калканы мәсьәләсендә Русия белән хезмәттәшлек турындагы үз тәкъдимнәреннән чигенүдә гаепләде.
XS
SM
MD
LG