Accessibility links

Украина парламенты Юлия Тимошенко өчен тавыш бирә


КИЕВ - Украина парламенты бүген Юлия Тимошенконы икенче мәртәбә премьер-министр вазыйфасында раслау-расламау өчен тавыш бирә. Өч ел элек бу урыннан аны президент Виктор Ющенко алган иде. Ул вакытта "Әфлисүн инкыйлабы" тарафдарлары арасында таркалыш чыкты. Хәзер алар яңадан берләште, Ющенко һәм Тимошенконың партияләре сентябрь сайлауларында парламентта күпчелекне алды.
XS
SM
MD
LG