Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда торак йортта газ шартлап 8 кеше үлгән


Казанның Авиатөзелеш районында торак йортта булган шартлау нәтиҗәсендә үлүчеләрнең саны 8 кешегә җиткән. 12нче шәһәр хастаханәсендә бирегә авыр хәлдә китерелгән 55 яшьлек хатын-кызның гомере өзелгән. Калган кешеләрнең мәете хәрәбәләр астыннан чыгарылган. Көне буе дәвам иткән хәрәбәләрне аралау төгәлләнгән.
Бүген Мәскәү вакыты белән 0.26 сәгатьтә өч катлы өч подъездлы йортта (Казан, Авиатөзелеш районы, Кече Печора урамы, 7) шартлау була. Көнкүреш газы шартлаган дип фараз кылына. Нәтиҗәдә, йортка ут каба һәм бер подъезд өлешчә ишелеп төшә.

Җимерелеп төшкән конструкцияләрне аралау һәм зыян күрүчеләрне эзләү эшләре дәвам итә. Хокук саклау органнары тарафыннан тикшерү эше алып барыла.
XS
SM
MD
LG