Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тойота Русиядә арзанлы машина җитештерәчәк


Дөньяда иң өре автомобиль ширкәтләреннән берсе - Япония Тойотасы Петербурдагы үзенең заводында арзан – 7-10 мең доллар тора торган яңа машина җитештерү мәсьәләсен карый. Бу хакта Finansial Times британ газетасына биргән әңгәмәдә ширкәтьнең җитәкчесе Тадаши Арашима әйткән.

Русиядә үзенең беренче заводын Тойота узган елның декабрь азагында ачкан иде. Һәм анда елына 20 меңләп Камри машинасы җитештерергә исәп тотуын әйтте. Аннан соң ширкәть машина җитештерүне арттырачак. Башта елына 50 мең машина, ә якын киләчәктә 200 меңне чыгару планлаштырыла.


XS
SM
MD
LG