Accessibility links

Грузия оппозициясе Тифлистә каршылык чарасы үткәрде


Тифлис – Грузия оппозициясе бүген башкала Тифлистә каршылык чарасы үткәрде. Безнең хәбәрчебез әйтүенчә, анда 30 меңләп кеше катнашкан.

Оппозиция узган атна үткән сайлау нәтиҗәләрен хәрәмләшү дип атый һәм сайлауның икенче турын үткәрергә таләп итә.
Үзәк сайлау комиссиясе бүген игълан иткән саннарга караганда, хәзерге президент Михаил Саакашвили тавышларның 53% чамасын җыеп беренче турда ук җиңү яулаган. Оппозиция намзәте Леван Гачечиладзеның – 25% чамасы.

Оппозиция каршылык чараларын иртәгә дә дәвам итергә җыена.
XS
SM
MD
LG