Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ-та Коръән яндырган руханины тоткарлагач җибәргәннәр


Терри Джонс
Терри Джонс
Кушма Штатларның төньягындагы Мичиган штатында Коръән яккан дини руханины кыска гына вакытка тоткарлаганнар.

Ул Дирбон шәһәре мәчете каршында протест белдерергә теләгән. Шәһәрдә яшәүчеләрнең өчтән берен американ гарәпләре тәшкил иткә.

Мәхкәмә бу хәл каршылыклар тудырырга мөмкин дип белдергәч, шәһәр хөкемдары дини рухани Терри Джонсны тоткарлау карары чыгара.

Джонсны бер сәгатьтән соң иреккә җибәрелә, әмма аңа алдагы өч елда мәчеткә якын килү тыела.

20 мартта Джонс Флорида штатында Коръән яндыргач Әфганстанның төрле шәһәрләрендә протест чаралары башланды. 20-дән артык кеше, шул исәптән Мазари-Шәрифтәге БМО миссиясенең җиде хезмәткәре, үлде.
XS
SM
MD
LG