Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бүген Казанда - Шигърият бәйрәме


Татарстан башкаласында бүген Шигърият һәм ана теле көне бәйрәм ителә. Аның төп чарасы опера һәм балет театры янындагы Тукай һәйкәле каршында узачак. 12дә башланачак шушы шигърият бәйрәмендә Тукай бүләгенең быелгы ияләре игълан ителергә тиеш.

Шигърият бәйрәме Казанда ел да бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә үткәрелә. Быел шагыйрьнең тууына 125 ел тулды. Бу уңайдан Татарстан хөкүмәте рәсми чаралар да оештыра. Опера һәм балет театрында тантаналы җыелыш узачак һәм анда Тукай турындагы төп чыгышны президент Рөстәм Миңнеханов ясаячак.

Бөтендөнья татар конгрессы быел юбилей көннәренә Казанга Татарстаннан читтә яшәгән татар вәкилләрен дә чакырды. Аларның утырышы дүшәмбе көнне узды.

Бүген Казанда төштән соң, сәгать 15тә, татар яшьләренең "Үзебез" хәрәкәте дә "Мин татарча сөйләшәм!" акциясенең олы тамашасын оештыра. Ул Бауман урамы башында узачак һәм анда төрле татар җырчылары катнашачак. Кичә Казанда "Мин татарча сөйләшәм!" акциясенең автойөреше дә үткәрелде.
XS
SM
MD
LG