Мәскәү - Русия башкаласында 20ләп чит ил кешесен үтерүдә гаепләнгән 4 яшь кеше кулга алынган. Аларның "такыр башлар" хәрәкәтендә булганнары шикләнелә. Милиция хәбәр итүенчә, бу төркемнең тагын 9 әгъзасы кулга алынган, аларны 17 яшьлек кеше җитәкли. Һөҗүмнәр, күпчелеге элекке Советлар Берлеге илләреннән килгән рус булмаган кешеләргә булган, мондый һөҗүмнәр соңгы араларда Русиядә артты.