Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда эчкән кеше үлемгә хөкем ителгән


Тәһран - ИСНА мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, 22 яшьлек кеше даими эчүе өчен үлем җәзасына хөкем ителгән. Ул инде 3 тапкыр исерек килеш кулга алынган булган, 4нче мәртәбә аны полиция урамда туктаткач аңа хөкем карары белдерелгән. Бу яшь кешенең адвокаты сүзләренә караганда ул үз гаебен таный һәм бик үкенә, хөкем карарын үзгәртү өмете бар, диде адвокат. Ислам кануны исерткес эчемлекләрне тыя. Иранда беренче һәм икенче тапкыр исерек килеш кулга алынучыларны акчалата җәза көтә һәм кыйнау көтә, өченче тапкыр эләгүчеләр - үлемгә хөкем ителә.
XS
SM
MD
LG