Accessibility links

Универсиаданы яулауда таләпләр дә катылана, көндәшләр дә көчле


2013 елда студентлар Универсиадасын үткәрергә берничә шәһәр теләк белдерә.

Казан, Польшаның Познань, Көньяк Кореяның Гваң Җу, Испаниянең Мурсия һәм Виго, Канаданың Эдмонтон һәм Квебек шәһәрләре FISU-га (Халыкара университет спорты федерациясенә) 15 мартка кадәр үзләре турындагы китапны тәкъдим итергә тиеш.

Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры, Универсиадага Казанны тәкъдим итү төркеме башлыгы урынбасары Марат Бариев әйтүенчә, теләк белдергәннәр арасында Казан өчен иң көчле көндәшләрнең берсе ул Көньяк Кореяның Гваң Җу шәһәре булырга мөмкин. “Кореяларның мондый чараларга без ничек әзерләнгәнен беләбез. Калганнарга килгәндә дә, көчсез көндәшләр юк”, ди Бариев. Шуңа күрә, Татарстан башкаласы бу юлы үзе турында киңрәк мәгълүмат бирергә җыена. Узган бәйге вакытында кайбер җитешсезлекләр дә булган.
Марат Бариев
“Җентекләп караган, кызыксынган кеше өчен дә Казан турында, республика турында мәгълүмат җитәрлек булырга тиеш. Казанның планы, спорт сарайларының һәм төзелә торганнарының да характеристикалары безнең элеккесендә күп күрсәтелмәгән иде. Казан турында, кунакханәләрнең, спорт сарайларының фото рәсемнәрен һәм климат турында күбрәк һәм ачыграк итеп күрсәтергә телибез”
, ди Марат Бариев.
150-ләп биттән торачак китапта 57 бүлек булачак һәм анда Универсиаданы үзеңдә үткәрү өчен бөтен яктан да мөмкинлекләр күрсәтелергә тиеш. Спорт корылмалары, спорт чаралары, виза алу мөмкинлекләре, кунакларның иминлеге һәм башкалар, һәм башкалар.
Көндәшләр тагын да көчлеләнсә, FISU таләпләре дә катыланган. Анкета сораулары да арткан, тавыш бирү тәртибе, әзерлек эшләре үткәрү вакыты да төгәл билгеләнгән. Моңа кадәр бәя бирүче төркем “яхшы” яки “кәнәгатьләнерлек” дип гомум билге куйган. Хәзер исә транспорт, иминлек, спорт корылмаларының хәленә, ара ераклыгына һәм ширкәтнең бюджетына һәм башка юнәлешләргә 10 балл эчендә бәя куелачак.
Инде билгеле булганча, җәйге Универсиадада спортның 13 төрендә көч сынашалар. Әлеге чараны үзендә үткәрү хокукы алган шәһәр тагын өч спорт төрен тәкъдим итергә мөмкин. Марат Бариев:

“Казан җиңсә, беренче чиратта билбау көрәшен тәкъдим итәчәкбез. Рәсми татарча көрәш дисәк, безне беркем дә аңламаячак”, диде.
“Универсиада йөзе”
Казанны тәкъдим итүдә, Брюссельдә булачак чарада студентлар да катнашачак. Инглиз телен яхшы белгән студентлар арасында “Универсиада йөзе” дигән бәйге игълан ителде. Аңа 21 мартта нәтиҗә ясала. Марат Бариев әйтүенчә, алар яхшы иттереп Казан турында сөйли белергә тиеш. Әлегә студентларның ничәү буласы тәгаенләнмәгән.
Инде әйтеп узганыбызча, нәмзәт шәһәрләр 15 мартка кадәр үзләре турындагы китапларны тәкъдим итергә тиеш. Ә 30 апрельгә кадәр FISU төркеме әлеге калаларга барып карап чыга. 31 майда Брюссельдә нәмзәт шәһәрләрне тәкъдим итү чарасыннан соң 2013 елда Универсиаданың кайда үтәсе билгеле булачак.
2011 елгы җәйге 24-нче универсиаданы үткәрү бәйгесендә Казан Кытайның Шэньчжэнь шәһәренә оттырган иде.
XS
SM
MD
LG