Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адвокат: Лилия Чанышеваны утырган колониясеннән алып китүләре аны ярлыкау яки җәзаны көчәйтү белән бәйле булырга мөмкин


Лилия Чанышева
Лилия Чанышева

Колония җитәкчелеге әлегә кадәр аның кайда булуы турында мәгълүмат бирми.

Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышеваның кайда булуы турында әлегә кадәр адвокаты Рамил Гыйззәтуллин да, ире Алмаз Гатин да белми. Адвокаты әйтүенчә, колония җитәкчелеге бу хакта мәгълүмат бирми, дип яза "Аспекты".

"Telegram-каналлардагы мәгълүматларны исәпкә алып, без аның язмышы нинди борылыш алуын төрлечә фаразлыйбыз", дип сөйләгән Чанышеваның адвокаты басмага.

Гыйззәтуллин әйтүенчә, Лилияне Чиләбедәге 5нче төзәтү колониясенә алып киткән булулары бар, ул элегрәк үзен шунда күчерүләрен сораган булган. Ләкин аны алып китүләренең сәбәпләре башка да булырга мөмкин, дигән ул.

"Бу аны ярлыкаулары белән бәйле булырга да бик мөмкин, чөнки иренә Лилияне Пермь шәһәренә алып китүләрен әйткәннәр. Җәзасын көчәйтү турында да сүз барырга мөмкин, шулай булу ихтималы аз, әмма моны да булмас димибез. Һәм соңгысы, "Генерал ФСИН" Telegram-каналында да шулай дип күпертәләр - сәяси тоткыннар алмашы булырга мөмкин", дигән Рамил Гыйззәтуллин.

Адвокаты Чанышева белән күрешергә теләк белдереп ул элек утырган колониягә мөрәҗәгать җибәргән. Колония җитәкчелеге Лилия Чанышеваны башка урынга күчерүләре сәбәпле, бу мөрәҗәгатьне кире кагып, аның кайда күчерелүе турында төгәл мәгълүмат бирергә тиеш, әмма әлегә җавап алынмаган.

Шул ук вакытта ире аны соңгы тапкыр 22 июльдә видеоэлемтә аша күрүен сөйли. "Соликамскиның 2нче тикшерү изоляторында булдым, адвокатлар Пермьнең 5нче тикшерү изоляторына һәм 32нче төзәтү колониясенә, Екатеринбурның 5 нче тикшерү изоляторына барды, ул беркайда да юк", дип язды Алмаз Гатин Х социаль челтәрендә.

26 июль көнне Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышеваны Пермь өлкәсендәге Березняки авылында урнашкан 28нче колониядән билгесез урынга алып киткәннәр иде.

Быел май аенда исә аның Русия президенты Владимир Путинга ярлыкау сорап үтенеч язуы билгеле булды.

Үзенең үтенечендә ул 2021 ел башыннан бирле бернинди сәяси активлык күрсәтмәвен, шулай ук 400 мең сум штрафны тулысынча түләвен искәртә, диелде.

  • Лилия Чанышева 2023 елның 14 июнендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе тарафыннан 7,5 елга колониягә хөкем ителде.
  • Аны "вазифасыннан файдаланып экстремист оешма оештыру"да (Русия Җинаять кодексының 282.1нче маддәсе, 3нче өлеше), "экстремист эшчәнлекне тормышка ашырырга чакыру"да (Җинаять кодексының 280нче маддәсе, 1нче өлеше), "ватандашларның шәхесенә һәм хокукларына кул сузучы сәүдәгә корылмаган оешма гамәлләрен пропагандалау"да (239нчы маддә, 3нче өлеше) гаепле дип таптылар.
  • Баш прокуратура Лилия Чанышевага карата чыгарылган хөкем карарын "йомшак" дип санады. Былтыр ноябрьдә Русия баш прокуроры урынбасары Игорь Ткачев Лилия Чанышева эше белән бәйле шикаятьне яңадан карауны сорады. Ул Уфаның Киров районы мәхкәмәсенә кассация гаризасы тапшырды.
  • 4 мартта Самардагы алтынчы кассация мәкхәмәсе Русия баш прокуратурасы таләбен канәгатьләндереп, Навальныйның Уфадагы элекке координаторы Лилия Чанышева һәм активист Рөстәм Мөлеков эшен кире карау өчен Башкортстан Югары мәхкәмәсенә җибәрү турында карар кабул итте.
  • 9 апрельдә Уфада Башкортстан Югары мәхкәмәсе аның җәза мөддәтен озайтып, 9,5 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG