Башкортстанның Сибай концерт-театраль берләшмәсе артистлары Украинадагы сугышка контракт төзеп киткән хезмәттәшләренә дрон һәм пилотсыз очкычлардан саклануда кулланыла торган җиһаз сатып алган. Аны кыска ялга кайткан сугышчы артыннан җибәрергә телиләр. Бу хакта берләшмәнең Тelegram каналына сылтанып Башинформ хәбәр итә.
Сибай концерт-театраль берләшмәсе җитәкчесе Юнир Кәлимуллин "егетләргә алга таба да булыша алырбыз дип өметләнәм" дигән.
2022 елда Русия президенты Владимир Путин "өлешчә мобилизация" игълан иткәч, Сибай башкорт филармониясеннән һәм Сибайның концерт-театраль берләшмәсеннән дистәләгән ир сугышка озатылды.
Озак та үтмәде Сибайга 23 яшьлек биюче, Илнар Хәтмуллинның җәсәде кайтарылды. Ул да мобилизациягә эләгеп китүче егет иде.
Сибайның концерт-театраль берләшмәсеннән әлеге вакытта сугышта артист Фларит Биргалин бар. Аның быел сугышчылар алдында җырчы Чичерина белән чыгыш ясаганы билгеле булды.
- Былтыр җәй көне Татарстан хөкүмәте дә "дошманга һөҗүм итегез" дип, "Алга" һәм "Тимер" хәрбиләренә дроннар тапшырган иде.
- Ә быел май аенда билгеле булганча, Татарстанда балалардан җыелган акчага Украинадагы сугышка җибәрү өчен УАЗ машинасын сатып алганнар.
- Күптән түгел Башкортстанның Сибай шәһәре хакимият башлыгы Украинага һөҗүмдә катнашучы хәрбиләргә җибәрү өчен халыктан мылтык җыя башлады.
- Русиядә сугышка киткән ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр шактый булды. Мобилизация вакытында да алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарланды, ятаклары да булмаган казармаларның видеоларын төшерде, тутыккан корал бирүләре турында сөйләде.
- Хәрбиләрне, шул исәптән мобилизацияләнүчеләрне тәэмин итү Русия саклану министрлыгына карый. Моны муниципалитетларга төшерү Конституциягә каршы килә ди Transparency International оешмасының Русия бүлеге җитәкчесе Илья Шуманов.
- Русия түрәләре "армия тиешенчә тәэмин ителгән" дип кабатлап тора. Ә халык сугышка киткәннәргә һуманитар ярдәм җыеп җибәреп торудан туктамый: эчке киемнәрдән алып, бронежилетларга кадәр җыялар. Хәтта мәктәп укучыларын да ятьмәләр бәйләргә җәлеп иттеләр.
- Русия Украинага каршы сугышны 2022 елның 24 февралендә башлады. Азатлык алып барган хисапка күрә, бүгенгә бу сугышта Татарстаннан кимендә 2305, Башкортстаннан кимендә 2705 кеше һәлак булган. Саннар чынында зуррак, хакимият югалтулар санын яшерә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум