Уфа икътисадчысы Рөстәм Шаяхмәтов — Башкортстан депутатлары тәкъдим иткән "чайлдфри" идеологиясенә каршы тору канун өлгесенең зыяннан кала файдасы юк дигән фикердә. Ул республикада бала табуны арттыру өчен социаль-икътисади хәлне яхшыртырга кирәк ди. Аныңча, "чайлдфри"га шартларны рәсмиләрне һәм депутатлар үзләре тудыра. Шуның өчен аларның үзләрен җәзага тартырга кирәк ди ул.
Сентябрь башында Русия Думасына Башкортстаннан сайланган депутатлар Эльвира Аиткулова һәм Римма Үтәшева "чайлдфри" дип аталган идеологиядән саклау турында федераль канун өлгесен тәкъдим итте. "Чайлдфри идеологиясе" — ягъни олы кешеләрнең һәм гаиләләрнең бала табудан баш тарту идеясе — балалар аудиториясендә тыелган тема булырга тиеш дип саный алар.
Ни өчен ХХ гасырның икенче яртысында бала табулыр нык артты? Сәбәбе — матди кызыксыну тудыручы чаралар барлыкка килде. Балалар өчен күпме бушлай секцияләр, аларга үсеш системы бар иде. Хәзер ул юк.
"Бу деструктив социаль тормышны барлыкка китерә, Русиянең традицион гаилә кыйммәтләренә һәм дәүләт сәясәтенә каршы килә" дип аңлатыла канун өлгесендә.
Урыс православ чиркәве Башкортстанның канун өлгесен хуплап каршы алды. Русия хөкүмәте дә "чайлдфри пропагандасы" өчен штрафлар бирүне хуплады.
30 сентябрьдә Уфа икътисадчысы Рөстәм Шаяхмәтов "Аспекты — Башкортстан" каналына Башкортстан депутатларының әлеге тәкъдименә үз фикерен белдерде. Аныңча, Русиядә депутатлар үзләре "чайлдфри" идеологиясен пропагандалый.
— Русиядә "чайлдфри" турында белгән кешеләрнең 95 проценты бу идеологиянең барлыгы турында депутатлардан белгәннәрдер, — диде ул. — Алар үзләре көчле пропаганда алып бара, чөнки кешеләр бала кирәкме, юкмы дип фикер йөртми. Сез кайчан да булса "чайлдфри" рекламын күргәнегез булдымы — 80нче еллардан башлап күрмәгәнсез. Бу дәүләт өчен нинди куркыныч тудыра? Бәлки, "чайлдфри"га шартлар тудыручы рәсмиләрне һәм депутатларны җәзага, шул исәптән җинаять җаваплылыгына тартыргадыр? Алар балалы гаиләләргә ярдәмне киметә, керемнәре азрак булсын өчен эшли, шуңа да бездә бала табучылар түбән дәрәҗәдә кала.
Сәясәтне үзгәртегез. Моның өчен Русиядә 600 млрд сум бүлеп бирергә кирәк. Бу федераль бюджетның 2 процентын алып тора. Ни өчен бүлеп бирмиләр соң? Безнең игътибарны читкә юнәлтү өчен эшләнәме бу? Шул ук беркемгә дә йогынты ясамый торган "гей-пропаганда"ны алыйк. Әлеге канун өлгесе безгә нигә кирәк? Алардан җәмгыятькә нинди куркыныч яный? Шуннан башларга кирәк, моның куркыныч әйбер икәнен беркем дәлилләмәде.
Шаяхмәтов сүзләренә караганда, "чайлдфри"ның аңлатучы юк. Җәмгыятьтә һәрвакыт бала табарга теләмәүчеләр булды, шулай да гаиләләргә ярдәм итү булса, бала табучылар булачак, дип саный ул.
— Ни өчен ХХ гасырның икенче яртысында бала табулар нык артты? Сәбәбе — матди кызыксыну тудыручы чаралар барлыкка килде. Балалар өчен күпме бушлай секцияләр, аларга үсеш системы бар иде. Хәзер ул юк. Гаиләнең кереме нинди булуына карамастан, балалар түгәрәкләргә йөри алды. Кайда соң алар? Бәлки, акчаларны шунда юнәлтергә кирәктер. Кайбер депутатларның бер баласы да юк. Элекке депутат Юмашева (Инга Юмашева — Русия Думасының Башкортстаннан сайланган элекке депутаты) бик каты кычкыра иде, әмма аның баласы юк. Кайбер кешеләр бала таба алмый — алай да була. Шулай да күп очракта бу аңлы төстә кабул ителгән карар. Тикшеренүләрне карагыз. Кешеләр бала табуны төрле сәбәпләр белән кичектерә һәм бу бала табуга китерми. Шуннан соң кеше миңа инде 40-50 яшь ди. 60-70тә ул баласына булыша аламы?
Бездә Татарстанга, Мәскәүгә, Петербурга караганда, яшәү уңайлы түгел дигән сүз. Бу мине нык борчый.
Росстат саннарына караганда, бүген Башкортстанда — 4 млн 64 мең, Татарстанда 4 млн 3 мең кеше яши. 2021 елда узган халык санын алу нәтиҗәләре белән чагыштырганда, Башкортстанда халык саны 27 мең кешегә кимегән, Татарстанда зур үзгәрешләр юк, ләкин кеше саны да артмый.
2024 елның җиде аенда Башкортстанда табигый кимү 10 423 кеше тәшкил иткән: 19 639 бала туган һәм 30 062 кешенең гомере өзелгән. Узган ел белән чагыштырганда табигый кимү 40 процентка арткан.
Татарстанда үлүчеләр туучыларга караганда 5 972 кешегә күбрәк булган. Бу күрсәткеч ягыннан Башкортстанда демография ике тапкырга начаррак күренә. Җиде айда Татарстанда 16 941 бала дөньяга килгән һәм 22 913 кеше үлгән.
Башкортстанда эшкә яраклы яшьтәге ирләр (16-61 яшьлекләр) 2024 елның беренче җиде аенда узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 18,2 процентка күбрәк үлгән.
Рөстәм Шаяхмәтов сүзләренчә, Башкортстанда халык зур тизлек белән кими. Монда төп сәбәп — табигый кимү генә түгел, Башкортстаннан асаба халкының төрле төбәкләргә, шул исәптән Татарстанга күченүендә дә.
— Миграция үсеше 1 300 кеше булды. Бу халыкара миграция хисабына — Урта Азия, Һиндстан, Пакьстан һәм башка дәүләт вәкилләре тарафыннан үтәлә. Асаба халыклардан 900 кеше башка төбәкләргә күчкән. Бу безнең республика көндәшлеккә сәләтле булмавы турында сөйли. Бездә Татарстанга, Мәскәүгә, Петербурга караганда, яшәү уңайлы түгел дигән сүз. Бу мине нык борчый, — ди ул.
Әгәр дә без Татарстан белән чагыштырсак, халык саны бер тирә булачак. Тик аларда эшли торган яшьтәге халык 200 мең кешегә күбрәк. Бездә яшьләр интенсив рәвештә читкә китә.
Моның өчен Башкортстанга инновацион програмнарга игътибар итәргә кирәк. Тормышка ашырдай проектлар юк, ди Шаяхмәтов.
— Әгәр дә без Татарстан белән чагыштырсак, халык саны бер тирә булачак. Тик аларда эшли торган яшьтәге халык 200 мең кешегә күбрәк. Бездә яшьләр интенсив рәвештә читкә китә, — дип чагыштыра белгеч.
Ул Татарстанда Иннополис шәһәре һәм аның махсус икътисадый зонасын мисал итеп китерә. Бу акыллы кешеләрне һәм ширкәтләрне үзенә җәлеп итәр өчен бер зур проект булды. Башкортстанда исә, мондый проект юк, ди ул.
Иннополис дигән фәнни шәһәр мәгълүмати технологияләр һәм иновацион югары технологияләрне үстерү өчен булдырылган. Ул Татарстанның Югары Ослан районында урнашкан. Анда Попов исемендәге технопарк, Иннополис университеты бинасы, кампуслар, спорт комплексы төзелә. Ломоносов исемендәге технопарк, торак йортлар, юллар булдырыла. Иннополиста 3600 кеше даими рәвештә шәһәрдә яши.
— Ни өчен яшьләр башка шәһәрләргә — Мәскәү, Петербур, Казанга, Түбән Новгород, Самарга укырга китә? Алар анда үзләренең кирәклеген тоя, үзенә эш булачагын һәм үсешен сизә. Мәсәлән, бездә Татарстанга караганда, зур керемле эш урыннары ике тапкырга азрак.
Икътисадчы Рөстәм Шаяхмәтов сүзләренчә, 1990нчы елларда Башкортстан Татарстан белән ныклап ярыша торган булса, хәзер республика Русиядә уртача бер төбәккә әйләнде. Мәсәлән, Татарстанның икътисады ике тапкырга көчлерәк, дип өсти ул.
Ни өчен яшьләр башка шәһәрләргә — Мәскәү, Петербур, Казанга, Түбән Новгород, Самарга укырга китә? Алар анда үзләренең кирәклеген тоя, үзенә эш булачагын һәм үсешен сизә.
Моңа кадәр бәйсез демограф Алексей Ракша Башкортстан белән Татарстанны чагыштырган иде. Ике республикада да бала табучыларның кимүе — 1990нчы еллардагы демографик упкынның кайтавазы һәм ана капиталын беренче балага күчерү йогынтысы белән бәйле дип аңлаткан иде ул.
Алексей Ракша сүзләренчә, алга таба халык саны кимүгә таба барачак, аеруча Башкортстанда ул зур тизлек белән азаячак.
"Башкортстанда, ничек кенә язмасыннар, халык саны нык кимиячәк. Татарстан исә миграция хисабына хәзерге саннарны саклар дип уйлыйм", дигән иде ул.
Башкортстанда демографик упкын 2017 елдан бирле дәвам итә. Пандемиягә кадәр — 2019 елда — үлүчеләр туучыларга караганда 7 164 кешегә күбрәк булган. Татарстандагы кебек, Башкортстанда да үлемнәр коронавирус таралган елларга кадәрге дәрәҗәгә төшкән. Әмма туучыларның соңгы сигез елда нык кимүе күзәтелә. 2015 елда республикада 59 196 бала дөньяга килгән булса, 2022 елда — 36 213 сабый гына. Ягъни, сигез ел эчендә туучылар 38,8 процентка азайган. Бу Татарстаннан да начаррак вазгыять турында сөйли.
Татарстанда табигый кимү пандемия башланганнан бирле дәвам итә. Аңа кадәр республикада халыкның табигый үсеше күзәтелә иде. 2015 елда туучылар, үлүчеләргә караганда — 10 416 кешегә, 2016 елда — 10 959 кешегә, 2017 елда — 4 158 кешегә, 2018 елда —1 600 кешегә, 2019 елда — 180 кешегә күбрәк булган. Дөрес, коронавирус чире таралганчы ук республикада үсеш нык акрынайган иде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум