Accessibility links

Башкортстанда күпбалалы гаиләләр өчен оештырылган аланда балаларга черек җиләк-җимешләр таратканнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Ата-аналар бу балаларның сәламәтлегенә куркыныч булырга мөмкин дип саный.

Башкортстанның Зианчура районында күпбалалы гаиләләрдә үсүчеләр өчен оештырылган җәйге аланда балаларга черек җиләк-җимешләр таратканнар. Бу хакта аларның әти-әниләре сөйләгәннәргә таянып Mkset җиткерә.

Бер баланың әнисе Илгизә Килмөхәммәтова мондый ризык балаларның сәламәтлеге өчен куркыныч булырга мөмкин дип сагая.

"Шундый җиләк-җимешләр тараталар - юылмаган, эче тулысынча черек. Ә минем балам агуланса кем җавап тотачак?" дигән ул.

Зианчура районы хакимияте ата-аналарның мөрәҗәгате белән бәйле тикшерү башлануын җиткергән.

  • Былтыр ноябрьдә Татарстанның Әлмәт шәһәрендәге 7нче мәктәп укучылары ипи ашап агуланган иде. Мәктәптәге укучыларның яртысы диярлек агуланган, алар коскан, эчләре киткән.
  • Ә октябрьдә Уфада көллияттә укучы алты студент агуланып хастаханәгә эләкте.
  • 2022-2023 уку елында Казан мәктәпләрендә лаборатория тикшеренүләре нигезендә 640 тоннага якын чимал һәм тауар куллануга яраксыз дип табылган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG