Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Уянырга вакыт". Басым көчәйгән шартларда фем-проектлар ничек яши


Фем-активистлар Петербурда хатын-кызлар көнен бәйрәм итә, 8 март 2021
Фем-активистлар Петербурда хатын-кызлар көнен бәйрәм итә, 8 март 2021

Татарстан һәм Башкортстан фем-активистлары хосусый клиникларада абортларны тыюның, феминитивлар куллануны "ЛГБТ хәрәкәте"нә карауның билгесе булуны тануның ниләргә китерүе, бүген фем-хәрәкәтләрнең ничек яшәве турында сөйләде.

Соңгы вакытта хатын-кыз хокукларына кагылышлы берничә инициатива турында бәхәсләр бара. Сүз, беренче чиратта, хосусый клиникаларда бала төшертүне тыю турында. Моннан тыш, Русия Югары мәхкәмәсенең "ЛГБТ хәрәкәтен" "экстремистик" дип танучы карарның нечкәлекләре билгеле булды. Аерым алганда, анда феменитивлар куллану "ЛГБТ хәрәкәте"нә карауның билгесе булып тора диелгән. "Idel.Реалии" Идел буе республикаларында феминистик хәрәкәтләр вәкиләре белән сөйләшеп, аларның мондый шартларда ничек эшләүләре турында белешкән. Татарстан һәм Башкортстанда бу уңайдан хәлләр ничек?

Былтыр ел ахырында Русия Думасына хосусый клиникаларда абортларны тыю турында канун өлгесе кертелде. 20 февральгә кадәр комитетлар һәм фракцияләр үз бәяләмәсен биреп, документ мартта каралыр дип көтелә.

Кайбер төбәкләр инде бу чикләүләрне кабул итте. Мәсәлән, Татарстанда, Чиләбе, Курски, Липецки өлкәләрендә. Мордовиядә, Тверь һәм Калининград өлкәләрендә җирле хакимиятләр "абортларга этәрү" өчен административ штрафлар чыгарды.

Шул ук вакытта хатын-кызларны стерильләштерү операцияләре дә арта: соңгы 16 елда арту рекордлы дәрәҗәдә булган. 2022 елда 15-49 яшькә кадәр 15 мең шундый операция ясалган. Мондый зур сан моңа кадәр 2006 елда гына булган - 17 меңгә җиткән. Абортлар саны, киресенчә, кими. Соңгы 12 елда алар ике тапкырга диярлек кимегән: 2010 елда 1,186 млн булган, 2022 елда - 504 мең.

Бала төшертүне чикләүгә каршы көрәшү өчен өчен Русия төбәкләрендә яшәүче хатын-кыз юристлар "Абортка хокук" исемле кайнар элемтә булдырган. Фем-активистлар шулай ук "Ашыгыч контрацепция" фонды ачты.

Тагын бер төркем чикләүләр "ЛГБТ хәрәкәтен" экстремистик дип тану белән бәйле килеп чыкты. Бу ЛГБТ кешеләргә карамаган фем-активистларга да кагылырга мөмкин. Мәсәлән, хакимиятләр сөйләмдә "директорка", авторка, психологиня кебек потенциаль феменитивлар" куллану экстремистик "хәрәкәттә катнашуның" бер билгесе дип саный.

Юристлар феминитивлар куллану экстремизм дип саналырга тиеш түгел дип белдерә. Әмма шулай да бу фем-җәмәгатьчелеккә өстәмә проблемнар тудырырга мөмкин.

Татарстан

"ФемКызлар" - Татарстанда гына түгел, башка төбәкләрдә дә танылган феминистик төркем. Аңа нигез салучы Динә Нурм һәм менеджеры Аида Госманова, узган елда алдагы елга караганда күбрәк офлайн чаралар уздыра алдык дип сөйләде.

— Без хәтта яңа форматта да эшләп карадык - эш турында конференция оештырдык. IT өлкәдә оста хатын-кызлар дигиталь һөнәрләрдә беренче адымнар ясау турында сөйләде. Гомумән, безнең контент та артты, такымга күбрәк кеше дә килде. Ләкин, кызганычка, Татарстан мәдәният министрлыгы басымы аркасында Милли китапханә безнең белән хезмәттәшлек итүдән баш тартты, без ул бинада 2021 елдан бирде лекцияләр уздыра идек. Шулай да без башка мәйданнар таптык һә зур аудитория җыябыз. Күп темалар хәзер тыелган, контентның күп өлешен бетерергә туры килде, әмма эшне дәвам итү мөһим дип саныйбыз, ди Динә Нурм.

Динә Нурм
Динә Нурм

Соңгы вакытта иң күп бәхәс тудырган мәсьәлә - ул хосусый клиникаларда бала төшертү тыю.

— Хосусый клиникаларда бала төшертү кануны әлегә юк. Татарстанда берничә клиника абортлар ясауны туктату турында белдерде, уйлавымча, бу төбәк хакимиятләре басымы белән бәйле. Без репродуктив сәламәтлек һәм хокуклар темасын яктыртабыз, ашыгыч контрацепция турында берничә видео чыгардык. Тыю турында хәбәрләр кешедә паника уята, мифларны медицина ягыннан да, кануннар ягыннан да кире кагарга кирәк, ди Динә.

"ФемКызлар" былтыр "16 көн, 16 адым" (#16дней16шагов) дип аталган проект башлаган. Анда хатын-кызларга ярдәм итү юллары күрсәтелә, аларны көч кулланудан яклауның, кризис үзәкләр турында сөйләүнең, социаль челтәрләрдә хатын-кызларга кирәкле мәгълүматны тарату мөһимлеге сөйләнә.

— Теләсә нинди ярдәм мөһим. Мәсәлән, былтыр без физик көч кулланудан тыш, башка төрле басымнар турында сөйләдек. Ул интернетта басым булырга мөмкин яки финанс басым - боларны күрә һәм аера белергә кирәк. Ләкин фем-активлык белән шөгыльләнү, хәтта якыннар белән феминизм турында сөйләшүдән дә "хатыннарның хәле бигрәк авыр икән" дигән негативка төшеп китә аласың. Шуңа күрә быел игътибарны ярдәм итүгә юнәлтәбез. Яхшы әйберләр һәм үзебезнең нинди яхшылыклар эшли алуыбыз турында да сөйләргә кирәк, ди Аида Госманова.

Динә дә, Аида да гомумән, феминизм өчен Русиядә тискәре вакыйгалар күп булуын таный.

— Иң начары - хатын-кызларның репродуктив хокукларына һөҗүм: ашыгыч контрацепция сатуны чикләү, кайбер хосусый клиникаларның аборт ясамый башлавы, кайбер төбәкләрдә "абортларны пропагандалау"ны тыю, чайлдфри (баласызлык - ред) турында мәгълүматны тыярга тырышу - дип санап китә Динә Нурм.

— Уңай әйберләр күп түгел. Шулай да әлеге чикләүләргә карата җәмәгатьчелек реакциясен билгелисе килә. Аерым кешеләр дә, матбугат чаралары да абортларны тыюга каршы дәлилле чыгыш ясады. Бу темага журналистлар бездән фикер сорый, башка шәһәрләрдәге феминистик инициативалар эшчәнлеген дәвам итә, чаралар оештыра, зур аудитория җыя. Безнең эшкә дә битараф булмаучылар күп, былтыргыдан да күбрәк. Бу сөендерә: авыр вакытларда кешеләр барыбер берләшә һәм бер-берсенә ярдәм итә, ди Аида.

Гаиләдә көч куллануга каршы "ФемКызлар" оештырган чара
Гаиләдә көч куллануга каршы "ФемКызлар" оештырган чара

Фементивлар кулланучыларны "экстермистик хәрәкәттә" катнашучы дип кабул итүгә килгәндә, бу бик күп сораулар уята ди Динә Нурм. Үзе ул белеме белән лингвист.

— Матубгатта чыккан мәгълүмат чынлап та мәхкәмә карарына низеләнгәнен анык кына белмибез. Чынлап та шулай икән, монда җавапларга караганда, сораулар күбрәк, - ди Динә. - Нәрсә ярамый, нәрсә ярый икәнлеге әлегә аңлашылмый. Мәсәлән, юридик текстларда "истица" һәм "ответчица" феминитивлары рәсми кулланыла. Ноябрьдә чыккан мәхкәмә карары моны да рөхсәт итмиме?

Аның сүзләренчә, күп феминитивлар урыс теле сүзлекләрендә теркәлгән. Динә бу юстиция мнистрлыгына әләк язучы хейтерлар өчен "фас" дип әйтелгән кебек тоела ди. "Менә бу кеше "авторка" дип яза, аның экстремистик оешмага катышы булуын тикшерегез әле".

— Югары мәхкәмәнең бу карары ЛГБТ-оешмалар һәм кешеләр турында гына, безнең ирекләргә кагылмый диючеләр өчен дә уйланырга урын бар. Тегеләйме, болаймы — бу күпләргә кагыла. Безнең җәмгыятьтә әле феминитвлар куллануга анык кына позиция юк.

"ФемКызлар" үз эшләрен ничек тә дәвам итәргә җыена.

— Бүген хатын-кызларга үзара теләктәшлек, эмпания һәм имин мәйданнар кирәк, – ди Аида. — Бу эштә үз өлешебезне кертергә телибез. Кулыбыздан килгән юл белән.

Башкортстан

2021 елда Башкортстанда "Фемтусы в Уфе" дип аталган оешма барлыкка килде. Моңа кадәр ел саен халыкара хатын-кызлар көнендә анда "ФемБайрам" фестивале уздырыла иде.

"Фемтусы в Уфе" - фикер алышуга корылган очрашулар. Анда хатын-кызлар төрле проблемнары турында сөйли. Былтыр фем-активистлар 25 очрашу уздырган. Шулай ук алар "Феминизм. Уфа. Башкортостан" телеграм каналы алып бара. Фем-җәмәгатьчелекнең төп максатлары берничә төрле: глобаль - хатын-кызларны патриархат кысаларыннан азат итү, үзләренә уңайлы тормыш кору, басымга һәм дискриминациягә түзеп тормау. Икенче максат - теләктәшлек һәм үзара ярдәм идеясен алга сөрү.

"Феминизм. Уфа. Башкортостан" телеграм каналында Навальныйның Уфадагы элекке штабының элекке координаторы Лилия Чанышева җинаять эше яктыртыла, Уфа активисты Ольга Комлеваның миллионлаган штрафларын каплауга акча җыю оештырыла.

— Фем-активистлар буларак, хәлләре безнекеннән авыррак булган хатын-кызлар турында уйлау идеясен алга сөрәбез. Мәсәлән, сәяси тоткын хатын-кызлар. Безнең республикадан Лилия Чанышева һәм Рәмилә Сәетова. Яки мәхкәмә шикаятьләренә күмелгән активист Ольга Комлева. Аның штрафларын каплау өчен акча җыярга чакырабыз. Гаиләдә көч куллануга дучар булганнарга теләктәшлек идеясен күәрәбез. Уфада хатын-кызларга ярдәм итүче "Возможность" оешмасы бар. Безнең һәр бишенче фемтуса - "Теләкәтәшлек фемтусасы". Бу чарада зал арендасы өчен җыелган акчаның бер өлешен кризис үзәкләренә җибәрәбез, — дип сөйләде бу хәрәкәткә нигез салучыларның берсе Айсын Гайсина.

Төбәктә фем-хәрәкәтне оештыруның төп авырлыгы - төбәк башлангычларына игътибар булмау.

— Зур шәһәрләр һәм башкала - башка мөмкинлекләр. Башкала феминистларының теләсә кайсы чарасы федераль медиада яктыртыла һәм ул чаралар турында бөтен Русия белә. Төбәкләрдә киресенчә. Күп дигәндә җирле матбугат чарасы язарга мөмкин һәм хәбәр Башкортстан яки Идел буеннан еракка таралмый. Зур медиа бу хакта язмый. Шуңа күрә без күләгәдә калабыз. "СВО" (Махсус хәрби операция - Русия хакимиятләре Украинага каршы сугышны шулай атый) башлангач, күпләрдә фем-активистлар Русиядән киткән дигән хис калды. Чөнки Мәскәү, Петербур активистлары китте. Ә без калдык, төбәкләрдә хатын-кызлырга бушлай ярдәм итүчеләр калды, ләкин без күренмибез. Безне исәпкә алмыйлар, күрмиләр, эшчәнлегебезне карап бармыйлар - Русия фем-хәрәкәте вертикаленең проблемы бу.

Шул сәбәпле Айсын һәм башка активистлар "Төбәкләрдә фем-активизм" ("Фем-активизм в регионах") Телеграм каналын булдырган. Бу канал аша төбәкләр феминистлары үз идеяләре, чаралары, очрашулары турында уртаклаша ала. Уртак очрашу да уздырганнар.

Шул ук вакытта Башкортстанда үзебезне әйбәт хис итәбез дип сөйли Айсын. Аның сүзләренчә, мөселман республикасы булуга карамастан, фем-хәрәкәткә мөнәсәбәт тыныч:

— Либераль карашлы хатын-кызлар, активистлар һәм журналистлар арасында фикердәшләребез күп. Төбәктә үзебезне яхшы хис итәбез. Аерым очраклар, каралатырга тырышулар булгалады, әлбәттә. Мәсәлән, бер экоактивист безнең феминистик фестивальдә "бәйрәм" сүзен куллануга ачуын белдерде. Имеш, феминистлар бу башкорт сүзен рөхсәтсез кулланган. Феминизм — ул урыс яки көнбатыш йогынтысы, ә башкорт һәм татарлар арасында феминизм була алмый дигән ялган караш бар. Бу — сафсата. Фем-җәмгыятьтә башкортлар да, татарлар да, марилар, урыс хатын-кызлары да бар. Милләткә карамыйча, без уртак нокталар табабыз, чөнки хатын-кыз тәҗрибәсе охшаш һәм күп нәрсәдә бер-беребезне аңлыйбыз.

Айсын Гайсина сүзләренчә, яңа канун өлгеләре хәрәкәт эшчәнлегенә әллә ни йогынты ясамаган. Әмма үз-үзеңне цензуралау хисе көчәйде ди.

— Мин постлар язам, феминистик контекст булдырам, фемтуса оештырам — кануннар моңа йогынты ясамады. Әмма үз-үзеңә цензура хисе арта — нәрсә язарга, нәрсә язмаска дип уйларга туры килә. Мондый цензура ирек урынына иминлекне сайлауга китерә. Һәрберебез шундый сайлау алдында. Ләкин курку бар. Мәсәлән, шул ук феминитивлар куллануга килгәндә, моннан зыян күрергә мөмкин булган кешеләр саны артачак. Русиядә репрессив кануннар рулетка кебек эшли - шар синең бүлеккә керәчәкме, алдан белеп булмый.

Шул ук вакытта Айсын хәтта мондый кануннарга да каршы торып һәм ризасызлыгыңны белдереп була дип саный.

— Штраф булса яки куәт оешмалары вәкилләре моңа чынлап та нык игътибар бирә башласа, башка төрле, хәтта абсурд вариантлар кулланырга мөмкин. Мәсәлән, "хатын-кыз студент", маскуялтив алдыннан хатын-кыз җенесен күрсәтергә. Аннары, мәхкәмә карарына мондый бүлекне кертү, феминитивларны популярлаштыруга китерә ала. Тыелган әйбер җәмәгатьчелектә кызыксыну уята, моны социаль челтәрләрдә күзәтәм.

Айсын Гайсина бүгенге көндә хатын-кызларның бер-берсенә теләктәшлек күрсәтүе нык мөһим ди.

— Хәлебез турында акчыктан ачу сөйләргә хакыбыз бар. Хокукларыбыз, гендер проблемнары, хакимияттән аларны чишүне таләп итү хакыбыз. Ирләре хатыннарын үтермәсен өчен гаиләдә көч куллануга каршы канун кирәк. Җинаятьчеләр тиешле җәзасын алырга тиеш - штраф яки ике ел колония генә түгел. Көч куллануга дучар булган хатын-кызларга яклау ордеры бирелергә тиеш, көчләүче аңа якын килә алмасын өчен. Хатын-кызлар качып тора алырлык урын кирәк һәм андый урыннар күп булырга тиеш. Болар - дәүләт башкарырга тиешле эшләр. Әлегә үзебезнең көч белән исән калырга, үзебез үзебезне якларга һәм мөмкинлек булганда башкаларга ярдәм кулы сузарга мәҗбүрбез. Хатын-кызлар уянсын, ирләр өчен корылган дәүләттә яшәүләрен күрсен өчен хакимият барысын да эшли. Кызганычка, хатын-кызларның күпчелеге куркыныч арасында яшәүне аңлап бетерми, ләкин шөрепләрне бору шуны күрсәтә - син кем булсаң да, сине дискриминацияләячәкләр. Шуңа күрә уянырга вакыт.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG