Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерү изоляторында утыручы Рамилә Сәетова: "Бер караңгылыктан икенчесенә чумдым"


Рамилә Сәетова
Рамилә Сәетова

2023 елның 22 декабрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе башкорт активисты Рамилә Сәетованы (Галим) биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте. Мәхкәмә аны "дәүләт иминлегенә каршы эшчәнлеккә өндәү"дә гаепле дип тапты (Русия җинаять кодексының 280.4нче маддәсе, "в" пункты). Русиянең Украинага каршы сугыш алып баруына каршы булган активист YouTube каналында мобилизациягә эләккән русияләргә мөрәҗәгать калдырган иде. Анда ул Украинада "кешеләрне үтерергә риза булмаучыларны" өйләренә кайтып китәргә чакыра. Сәетованы хәрбиләрне хезмәт урынын ташлап китәргә һәм хәрби хезмәттән качарга чакыруда гаепләделәр. Тикшерү изоляторында утыручы Сәетова "Idel.Реалии" белән әңгәмдә яңа хөкем карары турында ни уйлавын, тоткынлыкны ничек кичерүен сөйләгән, Русиядә караңгы чорның кайчанрак бетәчәге турында фикер белдергән.

"ТОТКЫНЛЫКТА ДА ТОРМЫШ БАР, ӘММА УЛ ЧЫН ТҮГЕЛ КЕБЕК"

Сезнең өчен 2023 ел да авыр булды. Ярты ел буе яңа тикшерү, ике ай яңа мәхкәмә процессы барды, яңа хөкем карары чыкты... Ничек бирешмисез, хәзерге вакытта кәефегез ничек?

— Тоткынлыкта вакыт туктап кала. Бу тәҗрибәне инде бер аңлап, тормыш вакыт белән түгел, вакыйгалар белән үлчәнә дип нәтиҗә ясаган идем. Монда — тоткынлыкта — саф һава юк кебек. Иректә чакта ала торган көчле тәэсирләр юк. Шуңа күрә 2023 елда мин 16 май көнне кулга алынганчы булган дүрт ай ярымымны гына яшәгән булып чыгам.

Якыннар һәм дуслар белән аралашу биргән күп кенә куанычларга да карамастан, минем иректә нык эчем пошты, чөнки ватандашларым һәлак була, ә мин берни төзәтә алмыйм. Шул ук вакытта мин ике тарафны да "үземнекеләр" дип саныйм — алар "кызыл сызык"тан көнчыгыштамы, көнбатыштамы — аермасы юк. Хәзер мин бер караңгылыктан икенчесенә — куерагына чумдым дип әйтергә дә мөмкин. Гаиләмне җылымнан һәм кайгыртуымнан мәхрүм итүем өчен генә үкенәм.

Хөкем карары чыкканан соң тикшерү изоляторында тотылу шартларыгыз яхшы яки начар якка үзгәрмәдеме?

Гомумән әйткәндә, ябылып тотылу урыннарында да тормыш бар, әмма ул чын тормыш түгел кебек

— Тикшерү изоляторында минем өчен шартлар мөмкин булганның иң яхшысы. Тәмле ашаталар, табакларымны төбенә кадәр кырып ашап бетерәм. Дөрес, кайчак тозы күбрәк. Бу уртак казанда пешкән ризык булса да, миңа итләрнең саллырак кисәкләрен бирмиләр микән дип шикләнәм. Йөреп керүләр, душ алулар да тиешенчә үтәлә. Китапларым бар.

Апелляциягә кадәр күбрәк укып калырга тырышам, иректә вакытта китап кайгысы булмый. Гомумән әйткәндә, ябылып тотылу урыннарында да тормыш бар, әмма ул чын тормыш түгел кебек. Мифлар теленә әйләндереп әйтсәк, бу чын "Үлеләр патшалыгы" инде. Үлгән кеше тере кешедән сайлау хокукы булмавы белән аерылып тора бит. Мәсәлән ул кая теләсә шунда торып китә алмый. Менә без дә монда "үлеләр".

2023 ел сезне үзгәртте дип әйтә аласызмы?

— Бу ел мине үзгәртмәде. Минем омтылышларым элеккечә калды һәм бернигә карамастан мин аларны тормышка ашырам.

Иҗтимагый, сивил эшчәнлегегез ягыннан караганда сез 2023 елда эшләргә җитешкән әйберләрегездән канәгатьме?

— Иректә булган чагымда, дүрт ай ярым эчендә эшләргә җитешкәннәремнән бик канәгатьмен. Әйе, мин әз ял иттем — видеороликлар төшердем. Аның төп фикерен уйлау, монтаж ясау вакытны ала. Роликларда сөйләргә теләгәннәремнең иң төп өлешләрен генә яздыра алдым.

Шулай ук мин Башкортстанның көньяк-көнчыгышында вәхшиләрчә алтын чыгаруларга каршы эшчәнлектә катнашырга җитештем. Без моны туктата алдык (мин тоткарланганнан соң). Шулай ук мин "Уфа-II шәһәрчеге"ндә канунсыз рәвештә чиркәү төзелү мәсьәләсен күтәрергә җитештем. Кыскасы, һәр көн нәрсә дә булса эшләдек.

2024 елда сезнең апелляция булачак. Киләсе мәхкәмә утырышыннан ни көтәсез? Хөкем карарын йомшартуларына өметләнәсезме?

— Апелляциядән аклау карары көтәм. Үземнең соңгы сүземне әйткән чакта Русиядә чыгарылган гаепләү карарларының 99 проценты — мәхкәмә системы җимерелүгә соңгы адым булып тора дигән идем. Тагын бер процент кына булсын да, мәхкәмә гаепләү ягы белән ялганачак һәм беркемгә кирәкми торган, "арбадагы бишенче тәгәрмәч" булачак. Тикшерүче белән прокурорның гаепләү йомгаклавын гына раслап утыра торган, әмма шул ук вакытта бюджетка бик кыйммәткә төшә торган мәхкәмә нәрсәгә кирәк соң ул?!

"МИНЕМ САК АСТЫНДА ТОТЫЛУЫМ – СӘЯСИ ӘСИРЛЕК"

2024 елның мартында Русиядә чираттагы президент сайлау узачак. Бу хакта ни уйлыйсыз, ни көтәсез?

Шуңа күрә идарә ителә торган күпчелекнең барлыгын тану яхшырак

— Мин үзем президент (Русиянеке) булырга телим һәм бу хакта соңгы сүземдә дә әйттем. Русия президентына намзәт булып теркәлү өчен конституцион хокук бирелүен сорадым. Гәрчә, сайлаучы буларак төп карашым — сайлауларда катнашмау, тавыш бирмәү. Бу бик куркыныч процедура — алты елга бүтән кешегә ышанып "сайлаганыбыз"ны тапшырабыз. Аны тере итәбез, ә үзебез мәеткә әйләнәбез. Хәзер ул безнең өчен нәрсә теләгәнебезне хәл итәчәк.

Бу уңайдан, мин либераль сайлау системы да, тоталитар деспотизм да үсешнең иң югары ноктасында бер нәрсәгә - "Үлеләр патшалыгы" башлануга китерә дип саныйм. Шуңа күрә идарә ителә торган күпчелекнең барлыгын тану яхшырак. Шулай булган чакта тумыштан аксөяк булган элита иркен сулап куя алачак һәм җәмгыятьне саклаячак һәм үстерәчәк. Шуның өчен генә булса да аксөякләр идарәсенә кайту кирәк. Чөнки социумның нәкъ шул өлеше әхлак принципларын саклаучы булып тора. Рыцарь кодексы булсынмы ул, яки Чыңгызханның "Яса"сы булсынмы...

Сез мөгаен 2023 елда Башкортстандагы хәлләрне күзәтүне дәвам иткәнсездер. Төбәктәге ел нәтиҗәләре турында ни әйтә аласыз?

— Тикшерү изоляторыннан мин Башкортстандагы хәлләрне күзәтүне дәвам итә алмыйм. Мәгълүмати телевизион каналлардан "Рен-ТВ" гына бар, шуны карыйм да.


2024 елның сентябрендә Башкортстан башлыгын сайлау узачак. Бу сайлаудан нәрсә өмет итәсез, ни уйлыйсыз? Республикада ниндидер үзгәрешләр булыр дип уйлыйсызмы?

— Республика башлыгын сайлауга Русия президентын сайлауга караган кебек үк карыйм. Мине монда тотуның сәбәбе — анда катнаштырмау. Бу җәһәттән минем сак астында тотылуым – сәяси әсирлек.

"ИХТЫЯР КӨЧЕБЕЗНЕ КҮРСӘТМӘСӘК, СУГЫШ УН ЕЛ БАРАЧАК"

Соңгы ел ярым эчендә күпчелек активистлар, журналистлар һәм сәясәтчеләр Башкортстаннан китәргә мәҗбүр булды. Ничек уйлыйсыз, хәзер республикада оппозиция калдымы, сивил җәмгыять институтлары гамәлдәме?

— Эзәрлекләнүгә дучар булган активистлар Башкортстаннан китсә дә, мәгълүмат кырыннан китмәде. Мөһаҗирлектә, киресенчә, аларның куллары һәм телләре чишелде. Шуңа күрә без барыбыз да урыныбызда, ватаныбызда, цивилизацион диалог кырында.

Әрмәнстандагы Русия сәяси мөһаҗирләренә язган хатларының берсендә (редакциядә күчермәсе бар), активист бу илгә (ул вакытта СССРдагы республика) беренче сәфәре турында хатирәләре белән уртаклашты.

"Мин Ленинаканда (Гөмри) булдым. Ул әле җимерек иде. Дөресрәге, Төркиягә барган чакта поездда яныннан уздым. Бу 1990 ел иде. Без поезд белән Әрмәнстан аша Төркия чигендәге Карс шәһәренә бардык. Без Русия туристлары һәм алып-сатучыларына Төркиягә беренче юл ачучылар булдык. Тәрәзәләрдән зилзилә нәтиҗәсендә җимерелгән шәһәрнең бер өлешен күрдек. Шәһәрнең яңадан торгызылуы яхшы. Шулай ук Ереванда туктадык — андагы "хинкал" туклану урыннары һәм тар урамнардагы матур итеп җепкә эленгән юылган керләр истә калды" дип язды Сәитова.

Әрмәнстандагы әңгәмәдәшләренә язган хатларының берсендә ул "кайбер күп санлы уңайсызлыклардан тыш,"күченү" мөгаен яңа тәҗрибә бирә һәм, әлбәттә, кыюлык таләп итә, дип искәртә." "Бу минем кебек "Уралдан китсәм дә, туризм максатларында гына" дип уйлаучы кешегә аеруча да аңлашыла", дип язды активист.

Украинага каршы сугыш ике елга якын дәвам итә. Русиядә калган сугышка каршы активистларны күп елларга төрмәгә хөкем итәләр; илдә төрмә "халкы" арта...

— Моңа бәйле бик мөһим аңлатма бирәсем килә. 2023 елның 24 июнендә Русия президенты "Махсус хәрби операциядә катнашкан кешеләрне җинаять җаваплылыгына тарту үзенчәлекләре турында" 270нче федераль канунны имзалады. Бу канунга күрә, махсус хәрби операциядә катнашырга риза булган гаепләнүче җинаять җаваплылыгыннан, җәзадан азат ителә, ярлыкана.

Шуңа бәйле рәвештә, мин җәза системы эчендә түбәндәгеләрне күзәтәм: прокурорлар гаепләнүчеләрне күп елларга төрмәгә хөкем итүне сорый, ә мәхкәмәләр гаепләү ягы сораганны үти.

Мондый мөддәтләрдән соң, күпләр "махсус хәрби операциягә" китүне сайлый. Мәрхүм Евгений Пригожин әйткән иде бит: "ирләрегез һәм абыйларыгызны алуга караганда, тоткыннар яхшырак". Шуңа тоткыннарны "кирәкле карар" кабул итүгә этәрү өчен колонияләрдә тоткыннарның яшәү шартлары махсус начарланырга мөмкин дип куркам.

Шул ук вакытта, мин хөкем ителгән хатын-кызларга чик буендагы җимереклекне чистартырга тәкъдим итәләр дип ишеттем. Бер аең — ун ай, ә бер елың — 10 ел җәза үтәүгә тиң саналачак диләр. Белмим, бу дөресме икән.

Русиядәге хәзерге хәлләр озакка барыр кебекме? Сугыш, репрессияләр һәм Мәскәүнең Украинага каршы агрессиясенең икътисади нәтиҗәләре турында әйтсәк.

— Әгәр без, кешеләр һәм аның иң яхшы вәкилләре, ихтыяр көчебезне күрсәтмәсәк,"махсус хәрби операция" ун ел дәвам итәчәк. Гомерның "Илиада" әсәрендә безнең хәзерге хәлебез киная телендә сурәтләнә: "махсус хәрби операция" вакыты турында да, тарафлар язмышы турында да мәгълүмат бар ("Илиада"да әйтелгәнчә, грекларның Трояны камап алуы ун ел дәвам иткән ред.).

Башкорт халык эпосы "Урал батыр"да вакыт аралыклары юк, әмма анда җиңүче аңлаешлы итеп билгеләнгән. Мин үзем алдан билгеләнеп куелганны үзгәртергә теләдем. Һәм без көч кулланмауны һәм үзара хөрмәтне сайлап инде 2024 елда ук якты чорга керә алабыз.

Яңа елда ил, республика, гаилә һәм дусларыгызга нинди теләкләрегез бар?

— Яңа ел теләкләре минем өстә биргән җавапларыма үрелгән. Бары тик яхшылык, ирексезләмәү, үзара ихтирам телим. Нәкъ менә бу сыйфатлар — без аларны бергә тупласак — безне күптән көткән яңа искиткеч дөньяга ишекләрен ачачак. Миңа открыткалар, хатлар язучыларга, китаплар һәм ризыклар җибәрүчеләргә мин бик рәхмәтле! Бүгенге көндә миңа открытка җибәрү дә зур батырлык икәнне аңлыйм!

  • Быел 17 майда Уфаның Киров районы мәхкәмәсе 56 яшьлек башкорт активисты Рамилә Сәетованы кулга алды. Тикшерү мәгълүматынча, 2022 елның 11 ноябрендә Русиянең Украинага каршы сугыш алып баруына каршы булган Рамилә Сәетова YouTube-дагы каналында мобилизациягә эләккән русияләргә багышлап мөрәҗәгать калдырган. Ул аларга "Бүген чын батырлык – мин үтерергә риза түгел дип әйтү", дигән. Активист мобилизацияләнүчеләрне үз хокуклары өчен көрәшергә өнди.
  • 22 декабрьдә Башкорт активисты Рамилә Сәетова биш елга хөкем ителде.
  • Экстремистик эшчәнлеккә чакыруда гаепләнеп ике ел чамасы иректән мәхрүм булган Рамилә Сәетова әле узган елның 12 августында гына иреккә чыккан иде.
  • Ул 2020 елның ноябрендә тоткарланды һәм сак астына алынды. 2021 елның 3 ноябрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе башкорт активисты Рамилә Сәетованы өч елга колониягә җибәрү карары чыгарды. Ул Җинаять кодексының 208.2 маддәсе нигезендә экстремистик эшчәнлеккә чакыруда гаепләнде. Прокурор активистка 3,5 ел гомуми тәртипле колония җәзасы бирүне сораган иде. Активистның Башкортстанда әрмән диаспорасына карата тискәре фикерләре яңгыраган видеолары интернетта таралганнан соң җинаять эше ачылды.

Язманың оригиналы: "Idel.Реалии"

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG