Accessibility links

Кайнар хәбәр

Думада куркыныч эшләргә балаларны җәлеп итүне кешелексезлек дип атадылар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Куркыныч җитештерүләрдә агуланырга мәҗбүр итеп, яшь буыннан демографик проблемнарны хәл итүне таләп итү - гадел булмас", ди Русия думасының гаилә эшләре комитеты башлыгы Нина Останина. Элегрәк үсмерләргә зарарлы җитештерүдә эшләүне рөхсәт итү тәкъдиме белән Татарстан депутатлары да чыккан иде.

16 яшьтән өлкәнрәк үсмерләрне зарарлы һәм куркыныч җитештерүләрдә эшләтү тәкъдиме - "кешелексез". Русия думасының гаилә эшләре комитеты башлыгы Нина Останина шундый белдерү ясады, дип җиткерә Газета.ru.

"Гаилә елында бу балаларга каршы тәкъдим. Аны Думадагы бер генә фракция дә хупламаячак. Безнең балигъ булмаганнарның хезмәте турындагы гамәлдәге канунга да сораулар күп булды, чөнки анда укудан буш вакытта эшкә урнашу хокукы турында сүз бара, ә бу үз чиратында шактый киң мәгънәгә ия. Шуңа күрә мин моны балалар хокукын бозу дип саныйм", дигән ул.

Останина сүзләренчә, зарарлы җитештерүләрдә эшләтү яшьләрнең репродуктив сәламәтлегенә йогынты ясаячак. Хатын-кызларга куркыныч урыннарда эшләүне болай гына тыймыйлар бит, ди ул. Аныңча, балалар өчен дә шундый чикләүләр булырга тиеш. Куркыныч җитештерүләрдә агуланырга мәҗбүр итеп, яшь буыннан демографик проблемнарны хәл итүне таләп итү - гадел булмас, ди депутат.

Элегрәк Думаның аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Юлия Оглоблина Русия парламенты мәктәп укучыларын 16 яшьләреннән куркыныч эшләргә алуны рөхсәт итәргә мөмкин, дигән иде. Әгәр ата-аналар да бала да риза икән, бернинди чикләүләр булмаска тиеш дип саный ул. Куркыныч эшләргә - урман кисү, авыр йөк ташу, биек урыннарда эшләү, агу һәм ток белән эш итү керә.

Былтыр Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары Русия Хезмәт кодексының 265нче маддәсенә үзгәрешләр өлгесе әзерләгән иде. Хәзерге вакытта бу маддә балигъ булмаганнарны зарарлы яки куркыныч шартларда, җир асты эшләрендә һәм сәламәтлекләренә яки рухи үсешләренә зыян китерерләй урыннарда эшләтүне тыя.

Республика депутатлары исә бу маддәгә чыгарылма кертергә тәкъдим итә. Алар фикеренчә, әгәр 16-18 яшьлек үсмерләр куркыныч һәм зарарлы җитештерүдә көллияттән җитештерү тәҗрибәсе узалар икән, аларның хезмәтеннән файдалануны рөхсәт итәргә кирәк. Үсмерләр белән вакытлы хезмәт килешүе төзергә тиеш булачаклар. Шулай ук Татарстан депутатларының канун өлгесе әгәр үсмерләр мондый оешмаларда тәҗрибә узган һәм уку йортларын инде тәмамлаган икән, аларны бу оешмаларда тулысынча эшкә урнаштыруны күз уңында тота.

Аңлатма язуында әйтелгәнчә, балигъ булмаганнарны беренче чиратта сәнәгать һәм машина төзелеше оешмаларына эшләргә җибәрмәкчеләр. "Хәзерге заман икътисади чынбарлыгында бу өлкәләрдә югары квалификацияле эшчеләрне әзерләү бик кирәк", дип искәртә депутатлар.

Мартта исә Татарстан Дәүләт шурасының социаль сәясәт комитеты белгечләре моңа каршы чыкты. "Бердәм Русия" депутаты һәм Татарстан һөнәри берләшмәләре федерациясе рәисе Елена Кузьмичева фикеренчә, үсмерләрне куркыныч эшләрдә эшләтү эшчеләр җитмәве мәсьәләсен "берничек тә хәл итмәячәк".

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Дроннарны "Алабуга Политех" көллияте студентлары җыя, диелә тикшеренүдә. Уку йортында бер меңләп кеше белем ала, шуларның берничә йөзен шушы эшкә җәлеп иткәннәр дип ышандыра журналистлар.
  • Студентлар берничә тәүлек йокламыйча эшлибез, ашамыйбыз диярлек, дип сөйли. Әмма дрон җыюдан баш тартырга ярамый, дип искәртәләр. Эшләре өчен түләнә: журналистлар мәгълүматынча, аена 30-40 мең сум алалар.
  • "Idel.Реалии" исә "Алабуга Политех"та укыган студентларның аналарын тапты, алар белән сөйләште. "Яшүсмерләр респираторлар киеп 15 сәгать буена эшли дә эшли ", дип сөйләгән иде басма әңгәмәдәшләреннән берсе.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG