Казанда БРИКС җыены өчен дип "Миллениум" күпере янында төзелеп килә торган кунакханәләр төзелешендә эшләүчеләр видеоязма чыгарды. Алар "Казан" оешмасы хуҗасы һәм мөдире Равил Җиһаншинны эшкә соңга калып килгән кранчыны кыйнауда гаепли.
Алар Җиһаншинның кранчыдан гафу үтенүен, аңа компенсация түләвен таләп итә.
"Болар эшләнгәнчегә кадәр без кранга менүдән һәм эшләүдән баш тартабыз. Чөнки мондый хәл безнең белән дә булыр дип борчылабыз", дип сөйли видеодагы эшче.
"Казан" оешмасында исә булган хәлләрне башкача аңлаталар. Эшче янып китү куркынычы зур булган төзелеш кирәк-яраклары янында тәмәке тарткан, дип яза "МК-Поволжье" басмасы. Басма оешманың иминлек хезмәте вәкиле Дмитрий Юров әйткәннәргә таяна. Имеш Җиһаншин эшчегә кисәтү ясаган, ә ул үзен "агрессив" тота башлаган, Җиһаншинга "арттан һөҗүм иткән һәм яңак сөягенә суккан". Төзелеш мәйданчыгында Җиһаншин белән бергә Татарстан төзелеш министры Марат Айзатуллин һәм эш башкаручы оешмаларның җитәкчеләре дә бар иде, дип ышандыра Юров.
- Равил Җиһаншин - элек Татарстан Дәүләт шурасы депутаты иде. Ул Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка якын кешеләрдән санала.
- "Казан" төзелеш оешмасы Казандагы Пенсия фонды бинасын, 2013 елгы Универсиадага барлык диярлек корылмаларны, шул исәптән 45 мең урынлы "Казан-Арена" стадионын, Иннополис шәһәрен, "Свияга" тауда чаңгы шуу комплексын, Казанның яңа яр буен, Казанның "Әкият" курчак театрын һәм башкаларны төзегән иде.
- Күптән түгел Татарстан эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре "Казан" җитештерү-төзелеш берләшмәсенең офисында тентү уздырган иде. Аңа җинаять эше ачылган - салым түләүдән качуда шикләнәләр. Килгән зыянның күләме 87 миллион сум дип бәяләнә. Бу эшмәкәргә ачылган салым белән бәйле өченче җинаять эше.
- 2021 елда тикшерү комитеты аны 1,3 млрд сум салым түләүлән качты дип шикләнгән иде. Җиһаншин тоткарланды, тик 100 млн сум залог биргәч мәхкәмә аны җибәрде.
- 2022 елда да "Казан" оешмасында тентүләр үтте. Ул чакта 2,6 млрд сум белән бәйле иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум