Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сугыш бетмәсә дә кайттым". Киевта яшәүче татар ханымы сөйли


Киев кешеләре Русиянең чираттагы ракет һөҗүме вакытында утка тотылган күрше йортта коткару эшләрен күзәтә, 7 февраль 2024
Киев кешеләре Русиянең чираттагы ракет һөҗүме вакытында утка тотылган күрше йортта коткару эшләрен күзәтә, 7 февраль 2024

Ике ел дәвамында Украинадагы сугыш аркасында баласы белән качак хәлендә яшәгән татар кызы Киевка кайтты. Ракет һөҗүмнәреннән качкан Лилия Закирова сугыш әле тәмамланмаган Украина башкаласына ни өчен кайтканын, Киевтагы бүгенге тормышы турында сөйләде.

Татарстанның Азнакай якларыннан Лилия Закирова кияүгә чыгып соңгы елларда Киевта яшәде. Ире белән бергә алар мәхәббәт җимеше булып туган бердәнбер кызларын тәрбияләп яшәде. Лилия яңа илдә туристик бизнес корырга тырышты, ире үзенең эше белән акча эшләп гаиләсен тәэмин итте. Ике ел элек башланган сугыш бу гаиләнең тыныч матур хәятен тар-мар итте. Утта калган Киевта яшәп булмый, ракетлар шартлаган шәһәрдән тизрәк китәргә кирәк иде аларга. Лилия яңа гына теле ачылып килгән баласын кочаклап миллионлаган украиннар белән бергә Украинадан тизрәк китү ягын карады, миллионлаган кеше кебек ул да баласы белән сугыш аркасында качакка әйләнде. Ире Киевта калды, чөнки ирләргә Украинадан чыгарга тыела, ә Лилия кызы Иркә белән әле Төркиядә, әле Кыпрыстанда, әле Европада сыену эзләп йөрде. Әле исә Украинадагы сугышның ике елы тулып килгәндә ул баласы белән кире Киевка кайтты.

Татарстан кызының Украинага ничек килеп эләгүе һәм сугыш башлануны аларның гаиләсе ничек кичергәне турында без язган идек. Ә бу юлы Русия оештырган ракет һөҗүмнәреннән качкан Лилиянең ни өчен Киевка кайтуы һәм анда ничек итеп яшәргә тырышуы хакында булыр.

Кайту юлы билгесезлек

Лилия Закирова
Лилия Закирова

— Без ике ел элек Русия Украинага һөҗүм иткәч, шәһәрдә калырга куркыныч дип күз яшьләренә буыла-буыла Украинадан чыгып киттек. Ирем белән аерылдык. Иң тыныч урын Төркия дип шунда барып егылдык. Ел ярым әле бер, әле икенче шәһәрендә яшәдек. Анда Украина качакларына аерым мөнәсәбәт юк, яшәр өчен рәсмиләштерү документларын да булдыруда аерым шартлар юк, әмма Төркиядәге кешеләрнең безгә карата уңай, мәрхәмәтле карашын сагынып искә алабыз, — дип сөйли Лилия. — Төркиядән китәргә туры килде, аннары Кыпрыстанга киттек. Чынында Төркиядә соңгы ике елда тормыш үзгәрде, яшәү кыйммәтләнде. Авыррак була башлады. Ничек кенә яратсак та, күнексәк тә Төркия белән аерылышырга туры килде. Без дуслар чакыруы белән Кыпрыстанга киттек. Алар безгә урнашырга ярдәм итте.

Анда да, җылы, уңай, әмма бу да кеше өстендә яшәү. Бу бик авыр, кыен. Дуслар калыгыз дисә дә, гомер буе алай яшәп булмаганын алар да, без дә аңлыйбыз. Чегәнннәр кебек, бөтен тормыш сыйган өч чемоданны өстерәп йөрү дә туйдырды. Ирем дә Киевта тынычрак, аерым яшәү озакка сузылды, кайтыгыз дип үгетләде.

Әмма кышын Киевка кайтырга курыктым, чөнки гел атышлар аркасында электр утсыз күпме интекте бит кешеләр. Җылысы да юктыр дип борчылдым. Әмма никадәр курыксам да, бала әтисез үсә, бу хаксызлык дип үземне җиңәргә тырыштым.

Сугыш барган илдә ничек яшәргә?

Кайтабыз дигәнне аңлагач, ике ай елап йөрдем. Чөнки җылы яклардан аерыласы да килмәде, әмма аеруча билгесезлектән курыктым. Кайту белән безне ни көтә, сугыш барган илдә ничек яшәргә? Сугыш безне кайда тотып алачак? Шул сорауларга җавап таба алмадым.

Лилия Закирова белән аның баласына Украинага урау юл белән кайтырга туры килә. Башта Румыниягә, аннары Украина чиген җәяү диярлек узарга туры килгән. Сәбәбе - Русия паспорты.

— Кызыл паспорт булгач, күп юллар ябык. Ул шактый зур проблемнар тудыра. Бухарестта да зур тикшерүләр аша узарга туры килде. Поездлар йөрми, Blablacar хезмәтен кулландым, әмма алар да Украина чигенә үк минем паспорт белән илтергә курыктылар, Русия паспорты булган кешеләрне алмаска тырышалар. Шуңа кызым белән берара юлны җәяү уздык. Чиктә дә озын чиратлар, озак тикшерүләр. Әмма рәхмәт, урамда туңып тормадык, кызым белән мине җәлләделәр, ышык урынга керттеләр. Мине тикшереп, төрле җирләргә шалтыраттылар. Бер сәгать дигәндә безне уздырдылар. Чик диварын узганда безне инде ирем көтеп тора иде, — дип искә ала Лилия Украина чиген узуларын.

Утка тотылган Киев

Йөрәк куркынычтан шартлый яза

— Кайту юлына чыктык, кунар өчен Хмельницки шәһәрендә туктадык. Ә анда комендант сәгате һәм шул ук беренче төнне һава һөҗүме турында кисәтү сигналлары эшли башлалы. Болар барысы да онытылган иде. Шундый күңелне өтеп ала торган курку инде ул. Киевка барып җиттек, шул ук хәл. Көн саен һава һөҗүменә каршы системнар эшли. Әллә ПВО ул, әллә дрон, әллә ракет оча — һич белмәссең. Дроннарны бәреп төшергәндә дә коточкыч тавыш чыга. Куркыныч ул. Кисәтү башлану белән бала бүлмәсенә атылып керәм дә кочаклашып утырабыз, — ди Лилия. — Онытылган бу хәлләр. Киевта ПВО системнары яхшы эшли, ул яктан тыныч булырга тырышам, әмма йөрәк куркынычтан шартлый яза. Баланы куркытмас өчен генә түзәм. Иремнән сорыйм: "Куркасысыңмы?", ул: "Куркам, әмма паникага бирелүнең мәгънәсе юк. Күнегелгән" ди. Күбесе шулай. Ә дроннар, ракетларны Русия гел очырта. Гел утка тотыла Киев.

Лилия баласы Киевка кайтуны авыр кабул итте, ни өчен аның өчен гадәтләнгән тормыш юкка чыкты дип аптырады, ди. Кышны оныткан, ком һәм диңгез таптыра ди.

— Бала төнлә йоклап кайтты, иртән уянды да диңгезгә барыйк ди. "Балам, юк бит диңгез"дим, ә ул барыбер пальма, ком пляжын таптыра, кабырчыклар җыясым килә ди. Урамга чыктык, ә анда кар, ул "Күзләрем өши", дип елый, куллары өшегәч, кычыта дип куркып елый. Урамда йөрибез, миңа ошамый, өйгә керик дип үпкәли. Барысын да оныткан, кышын да, карын да, киткәндә бигрәк бәләкәй иде ул. Бала әзер түгел иде моңа, стресс көчле булды, — ди ул.

Кешеләр кырысланган һәм арыган

Киевта тормыш үзгәргән. Кешеләр яши ул, күңел ачарга да тырышалар, әмма кайгы баскан аларны, дип тасвирлый ике ел Киевны күрмәгән татар кызы.

Халык гел сагышлы, төшенкелек нык сизелә

— Әйе, сугышка күнегелә, әмма кешеләр арыган. Иремә карыйм — бераз картаеп та киткән, ул да курка, ул да борчыла, әмма күрсәтми. Дефицит тауарлар юк, ни телисең, шуны алырга мөмкин. Әмма бәяләр нык арткан, кешеләргә яшәү җиңел түгел. Төркиядә дә коточкыч инфляция. Әмма, шөкер, анда сугыш юк. Украинадагы кешеләрнең бер өлеше эшсез, эше булса да хезмәт хаклары артык зур түгел. Минем иремнең, шөкер, эше бар, аның хезмәтенә ихтыяҗ зур, — дип аңлатуын дәвам итә Лилия. — Киләчәк бармы бу илдә? Бу сорауга җавап юк. Сугыш бетсен иде дип телим. Икътисади яктан ил тетрәнү кичерә бит. Халык гел сагышлы, төшенкелек нык сизелә. Каян көч, сабырлык табасы икән дип яши. Кафелар, күңел ачу урыннары да эшли, әмма тулы канлы тормыш юк. Ирләр мобилизация булыр дип тә борчыла. Кеше бүген исән каламмы, әллә бу гаиләмне соңгы тапкыр күрүемме дип яши. Бомба, ракетлардан курку юкка чыкмый. Кеше һәрвакыт коточкыч стресс кичерә. Моны кабул итү авыр.

Туган яклар белән элемтә һәм карашлар каршылыгы

Лилиянең туганнары Татарстанның Азнакай якларында яши. Киевка кайткач, очрашулар авырлашачак дип борчыла ул, әмма шул ук вакытта ярый әле интернет бар дип куана.

— Туганнар белән күрешә алмадык бер ел буена. Ярый интернет бар! Төрле хәлләр бар, кайчак ызгышып та китәбез, аннары тынычланабыз да. Аларга пропаганда нык тәэсир итә. Кайчак безгә безнең Украинада ничек яшәвебезне сөйли башлыйлар. Без монда яшәгәч, безгә ышанасыдыр бит инде?! Юк, телевизор сүзләре ычкынып ала, — дип сөйли Лилия. — Башта кайт диләр иде. Юк, була торган хәл түгел. Алар минем позицияне белә, баламның Украина паспорты, нинди киләчәк көтә аны? Юк. Язмыш белән уйнарга теләмим. Куркам кайтырга.

Туганнарымны минем аркада начар сүзләр белән мәсхәрәмиләләр

Туганнарыма күршеләрдән, таныш-белешләрдән басым юк, анысы да рәхмәт. Шулай да энемнең элек йөргән кызы ачуланып, минем сәяси карашларымны искә алып, аны мыскылларга тырышып караган, аны акылсыз үч алу итеп кабул итәм. Кешеләр минем турында, әти-әнием турында төрлечә уйлыйдыр, әмма күз ертып начар сүзләр белән мәсхәрәмиләләр.

Элек Украинага килеп һәлак булучы татар-башкорт исем-фамилияләрен күрүне бик нык авыр кичерә идем. Минем туган якларга да мәетләр кайтты. Башта бер-ике иде, аннары күбәйде. Белгән кешеләр дә мобилизациягә эләкте. Башта гаҗәпләнә идем, кемдер үзе теләп китә бит, шуларны белеп йөрәк шартлауга җитә иде, хәзер исә ничек бар, шулай кабул итә башладым. Татарлык белән горурлана идем, хәзер танышканда кем ул татарлар, Татарстан кайда ул дип сораша башласалар, Русия эчендә дип аңлатырга оялам.

Сугыш аркасында эмиграция

2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.

Эмиграциянең икенче дулкыны көзен башланды. 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Шул ук көнне Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG