Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эчке Монголия активистлары: "Пекин телне кысу өчен монгол укытучыларын кытайныкына алыштыра"


Иллюстратив фото.
Иллюстратив фото.

Кытай хөкүмәте фәрманына ярашлы, Эчке Монголиянең бөтен мәктәпләрендә дә 2023 елның сентябреннән монгол телендәге дәресләрне туктатканнар. Хәзер бөтен белем бирү кытай теленең мандарин диалектында алып барылачак.

Кытай хөкүмәте илнең төньягындагы Эчке Монголия автоном районыннан монгол укытучыларын этеп чыгарырга тырыша. Алар бөтен Кытайдан кытай телендә сөйләшүче укытучыларны җыя һәм аларга Эчке Монголиядә эшләргә тәкъдим итеп ташламалар бирә. Бу хакта Radio Free Asia радиосы эфирында провинция активистлары сөйләде.

Кытай хөкүмәте фәрманына ярашлы, Эчке Монголиянең бөтен мәктәпләрендә дә 2023 елның сентябреннән монгол телендәге дәресләрне туктатканнар. Хәзер бөтен белем бирү кытай теленең мандарин диалектында алып барылачак. Шулай да тел сыйныфлары түгел икән, башка сыйныфлар кытай теленә акрынлап күчәчәк.

Активистлар мондый үзгәрешләргә каршы. Алар фикеренчә, бу башлангыч һәм урта белем бирүдә монгол телен бетерү юлына бер адым.

"Эчке Монголиянең башлангыч һәм урта мәктәпләрендә кытай теленә күчү аркасында монгол укытучылары кыенлыклар кичерә", дигән радио эфирында үзен Тана дип таныштырган монгол укытучысы .

Өлкән буын мөгаллимнәргә аерым бер фәннәрне ана теле булмаган телдә укыту аеруча авыр ди ул. Тана әйтүенчә, мондый укытучыларга вакытыннан алда лаеклы ялга чыгарга кушалар яки ашханәдә эшләгез дип әйтәләр.

Radio Free Asia радиостанциясе эфирында Япониядәге Сидзуока университеты профессоры Ян Хайин да чыгыш ясаган. Ана теле - монгол булганнар өчен үзләренең фәннәрен бер мизгел эчендә кытай телендә укытуга күчү мөмкин түгел диярлек, ди ул.

Профессор әйтүенчә, хәзер Эчке Монголия хакимиятләре Кытайның калган төбәкләреннән киләсе уку елы өчен укытучылар җыя. 2024 елның апреленнән эш игъланнары элә торган кытай платформнарына Эчке Монголиягә укытучылар эзләүләре турында йөзләгән игълан куелган.

Бу игъланнарда әйтелгәнчә, эшкә алынасы кеше 30 яшьтән яшьрәк булырга тиеш. Кытайның алдынгы университетлары абитуриентларына Эчке Монголиягә күчәргә тәкъдим итәләр - аларга айлык түләүләр, торак бирергә вәгъдә итәләр.

Ян Хайин әйтүенчә, хәзер күпчелек этник монголлар мәктәпләрдән киткән яки китәргә җыена, яңа укытучыларны болай актив рәвештә эзләүләре дә шуның белән бәйле.

Япониядә яшәүче монгол активисты Хаас әйтүенчә, Кытай хөкүмәтенең төп максаты - Эчке Монголиядәге үз телләрендә белем алган һәм үз телләрендә белем бирүче этник монголларны маргиналлаштыру. Пекин аларны төп кытай җәмгыятеннән аермакчы була, ди ул.

Кытайның мәктәпләрдә монгол телен кытайчага алыштыру сәясәте Эчке Монголиядә 2020 елдан көчле каршылыклар чыгара. Ул чакта провинциядә зур протестлар булды, шуннан соң аларда катнашучыларны кулга алдылар һәм эзәрлекләделәр.

  • Татарстанда 1990 еллар башыннан бирле татар телен милләтләре нинди булуга карамастан бөтен балаларга да укыттылар. Татарстан Конституциясенә ярашлы республикада татар теле дә, урыс теле дә - дәүләт теле. Республиканың дәүләт телләре турындагы канунында каралганча, дәүләт телләрендә белем тигез күләмдә бирелергә тиеш. Әмма 2017 елдан башлап бу үзгәрде.
  • 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымыннан соң ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.
  • Татарстан Дәүләт шурасы бертавыштан республика дәүләт теленең ихтыяри укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасында милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.
  • Татар теленә булган һөҗүмнән соң, татар теленнән чыгарылыш имтиханын бирүчеләр саны кискен кимеде. Ул вакытта имтиханны 74 бала биргән булса, биш елдан бердәм республика имтиханын бары 8 укучы тапшырды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG