Accessibility links

Мәхкәмәләр Казан, Уфа журналистларына "ят агент" хисабын тапшырмаган өчен штрафлар салган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Журналистларның берсенә 30 мең сум штраф бирелгән, башкаларына ничә сум икәне әйтелми.

Казан һәм Уфа мәхкәмәләре Азатлык Радиосы белән элек һәм хәзер хезмәттәшлек иткән өч журналистка "ят агент" хисабын тапшырмаган өчен (Административ хокук бозулар кодексының 19.34нче маддәсе, 2нче өлеше) штраф биргән. Бу хакта "ОВД-Инфо" җиткерә. Журналистларның берсенә 30 мең сум штраф бирелгән, башкаларына ничә сум икәне әйтелми.

Канунга ярашлы "ят агент"лар юстиция министрлыгына үзләренең эшчәнлекләре турында даими хисап биреп торырга тиеш. Әлеге таләпләрне үтәмәүчеләр башта административ, аннары җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин.

Азат Европа/Азатлык Радиосы җитәкчелеге "ят агент" тамгасын канунсыз, Русия хакимиятләренең бу гамәлләре илдәге бәйсез журналистикага юк итүгә юнәлдерелгән дип саный.

  • Русиядә "ят агентлар" турында канун 2012 елда кабул ителде. Ул чит илдән финанс ярдәме алган һәм, хакимият фикеренчә, сәяси эшчәнлек алып барган, керем алуга корылмаган теләсә нинди оешманы "ят агент" дип атарга мөмкинлек бирә. Мондый эшчәнлек критерийлары канунда билгеләнмәгән, шуңа хакимиятләр аерым алганда бәйсез мәгълүмат чараларын эзәрлекли ала. Йогынтысы оешмаларга гына түгел, шәхси затларга да булырдай итеп, канунны берничә мәртәбә кырыслаттылар.
  • 2022 елда Русиядә "Чит ил йогынтысындагы затлар эшчәнлеген контрольдә тоту" турындагы канун гамәлгә керде. Документка ярашлы, чит илдән финанслау алмаса да, чит ил "йогынтысында" гына булганы өчен дә физик затны яки оешманы "ят агент" дип танырга мөмкин булачак, әмма шул ук вакытта чит ил йогынтысы дигәндә күз уңында нәрсә тотылуы канунда ачык язылмаган.
  • 2018 елның 5 декабрендә Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын, Idel.Реалии, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясен, барлыгы тугыз мәгълүмат чарасын "ят агент функцияләрен башкаручы мәгълүмат чаралары" исемлегенә кертте.
  • Күптән түгел Башкортстан депутатлары "ят агентлар" турындагы канунны кырыслатырга тәкъдим итте. Алар кешеләрнең һәм оешмаларның акчалар белән бәйле операцияләре турындагы мәгълүматны юстиция министрлыгының төбәкләрендәге идарәләре дә соратып ала алсын дип тырыша.
  • Мартта исә Русия думасы рәисе Вячеслав Володин ил гаскәрен "кимсетә" торган "ят агентлар"га авторлык һәм чиктәш хокуклары өчен акча түләүне тыярга кирәк дигән фикер белдерде.
  • Шулай ук быел Русия думасы "ят агентлар"ның бөтен мәгълүмати ресурсларына да реклам бирүне тыя торган канунны өч укылышта кабул итте. Бу чикләүләр сайтларга, блогларга һәм социаль челтәрләргә кагыла.

    Дума канун өлгесен кабул иткәннән соң журналист Катерина Гордеева "Скажи Гордеевой" дигән YouTube-проектын ябуын игълан итте. Алексей Пивоваров исә "Редакция" дигән проектындагы такымның шактый өлешен эштән җибәрүен җиткерде, чөнки репрессив канун гамәлгә кергәннән соң, ул реклам бирүчеләрне югалтачак һәм хезмәт хакларын түләп бара алмаячак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG