Accessibility links

Салкын сугыш сценарийлары


Грузиядәге низаг һәм Американың саклану калканнарын Көнчыгыш Европада урнаштыру омтылышы кайсы бер күзәтчеләрдә салкын сугыш башланамы дигән бәхәс тудырды.

Русия һәм Көнбатыш Европа илләре сәясәтчеләре, Грузия низагыннан соң кинәт үзгәреп киткән мөнәсәбәтләргә карамастан "салкын сугыш" башламыячак дип ышандыралар. Рәсмиләрнең бу белдеруләре бер тарафка, икенче якта кайбер сәяси күзәтүчеләр инде дөньяда яңа "котыплашу" чорының инде башлануына ышана. Бу күзәтүчеләрдән берсе Мәскәүдәге Иранны өйрәнү үзәгенең башлыгы, сәясәт белгече Рәҗәп Сәфәров.

Рәҗәп Сәфәров моннан ике атна элек "Время Новостей"да дөнья күргән мәкаләсендә, дөньядагы көчләр тегезлегенә тәэсер итә алачак көчтә дип ышанган үз "фикерләрен" бәян итте. Ул мәкаләсендә, әгәр бу фикерләр гамәлгә аша калса, дөньядагы геоэкономик һәм геосәяси вәзгыять шактый үзгәрер иде дигән ышанычта кала.

Грузиядә хәрби чаралар башлаганнан соң, Русия төрле басымнарга дучар булуын язган сәясәтче Русия бу басымнарга каршы, АКШ сәясәтенә электән каршы торган Куба һәм Сүрия кебек илләр белән берлек булдырырга тиеш дип яза.
Сәфәров бу уңайдан кинәш итеп, Русияне сугыш технологияләре мәсьәләсендә Сүрия белән хезмәттәшлек башлап, Кубада хәрби көчләрен яңадан урнаштыру мөмкинчелеген карап чыгарга чакыра.


Ләкин бу адымнар арасында, Русия өчен иң отышлысы ди белеч, "Иран белән хәрби мөнәсәбәтләрне арттыру булачак. Менә бу адым, дөньядагы барлык көчләр тигезлеген баштанаяк үзгәртер иде" дигән карашта тора белгеч. Русия Иран белән беректәш булса, Мәскәү илнең ике мөһим ноктасында контроль урнаштыра алачак. Ягъни Иранның төньяк һәм көньягында урнаштыралачак хәрби базалар аша Кавказда һәм Якын көнчыгышта барган хәрби чараларны Мәскәү үз контролендә тоту мөмкинчелегенә ирешәчәк. Чөнки ди белгеч, Иранның көньягында Һөрмез бугазы аша фарси култыгындагы АКШ һәм аңа беректәш оешмаларының хәрби чаралырың күзәтү мөмкинчелеге бар. Иранның Көнчыгыш Әзәрбәйҗан төбәгендә исә, Мәскәү, Әзәрбәйҗан, Грузия һәм Төркиядәге хәрби чараларны күзәтә ала. Әлеге мөһим нокталарны куллану хакына, Русия дә Иранга ерак-ара ракета һәм саклану калканы урнаштыру эшенә ярдәм итә алыр дип өсти белгеч.


Сәфәров, шулай ук, бу ике илнең дөнья ихтияҗының 60 %ын газ белән тәэмин итә алырлык энергия чынаклары булуын көз алдында тотканда Русия белән Иран, дөнья базарына зур тәэсер итә алыр иде ди. Сценарий дә әзер, бу эш өчен газ базарында альтернатив берлек ягъни ОPЕСка охшаш бер оешма төзү җитә. Бу юнәлештә әзгенә бер тырышлык, Газга ихтияҗы булган илләрне аерым алганда Европаны үз көендә көйләргә җитәчәк ди Сәфәров. Энергиягә бәйле булган илләр, газ саткан ил белән мөнәсәбәтне йомшартырга мәҗбүр булачак ди сәясәт белгече.

Сәфәров мәкаләсендә, Мәскәү алдындагы мөмкинлекләрне барлауны дәвам итеп Иранны Шанхай Берлегенә тулы әгъза итеп алуны кинәш итә.Ул чагында Русия һәм Кытай канаты астында, Иран атом янауларына каршы саклана алыр иде. Нәтиҗәдә көчле бер "Русия-Иран-Кытай" иттифакы, АКШ һәм аңа беректәш илләрне чыңнан да куркыта җитә иде дип языла мәкаләдә.

Ә Мәскәү Сәфәров киңәш иткән юлга басармы, әлегә бу юнәлештә ишарәләр күрелми.

Сәфәров бәлки бу язмасы аша, дөньядагы "көчләр тигезлегең" үзгәртә алачак дип атаган үз фикерләре белән, бәлки башта көнбатыш һәм аерым алганда Русия белән Ирандагы зыялыларның реакция өйрәнергә омтылгандыр.

Шулай да, бу фикерләр кабынып китүенә этәргеч булган, "яңадан салкын сугыш башлануы" фикерен расларлык ишарәләр дә әлегә күрелми. Соңгы ике дистә ел эчендә, көче көннән-көн арткан глобализация агымында, яңа салкын сугышка урын юк сыман.


Икътисади үсеше белән баш әйләндергән, хәтта көчләр тегезлеге мәсьәләрендә үзбашына да дөньягә йогынты ясый алачак көчкә ия дип исәпләнгә Кытай да әлеге агымга күптәннән кереп китте.Кытай глобализация упкынында үзенең социалистик идеясеннән дә баш тартып ил икътисадын либеральләштерүгә таба зур тизлектә юл ала.

Русия үрнәгенә кире әйләнеп кайтканда исә, Сәфәров сызган сәясәт харитасын да сүрәтләнгәнчә Русия дөнья илләре белән талашу урнына дөнья икътисадына кушылырга күбрәк ихтияҗы бар. Глобизациянең көче авыр баскан чорда Сәфәров алга сөргән яңадан салкын сугыш башлану фаразына каршы, кайсы ил мәнфәгатьләрең куркыныч астына алырга җүрьәт итә алыр икән?
XS
SM
MD
LG