Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакыстандагы шартлауда кем гаепле?


Пакыстан эчке эшләр министрлыгы шимбә көнне Мarriot кунакханәсендә булган шартлауның әл-Каидә белән бәйле Талибан сугышчылары тарафыннан оештырылуы ихтимал дип белдерде.

Җомга көнне төнгә каршы Исламабадта Марриот кунакхәнәсендә булган интиһар һөҗүмендә 53 кешенең һәлак булуы һәм 270дән атрык кешенең яралануы хәбәр ителә. Әлеге һөҗүмдә җаваплылыкны үз өстенә алган төркем яки кешеләр булмады.

Пакыстан эчке эшләр министры Рахман Мәлик, һөҗүмен кем тарафыннан оештырылуы турында әйтә алмаячагын әйтте. Ләкин министр белдерүенчә эзләнү барышында табылган дәлилләр, һөҗүмнең Әфганстан чигенә якын Вәзиристаннан юнәлдерелүен күрсәтә икән. Әлеге кабилә җирләрендә исә Әл-Каидә белән бәйле талибан сугышчыларының урнашкан булуы мәгълүм.

Пакыстан эчке эшләр министры Рахман Мәлик
Эчке эшләр министры шулай ук, һөҗүм булган көнне резидент, премьер һәм гаскәр башлыкларының сөйләшүләр өчен Марриот һотелдә очрашырга булуын ләкин програмның соңгы минутта башка җиргә алыштырылуын белдерде. Әммә министр програмның ни өчен алыштырылуы хакында мәгълүмат булмады,

Пакыстанның төньяк Пәшавәр вилаятендәге элекке бюрократлардан сәясәт белгече Халид Азиз һөҗүмнең отелга тугел, ә парламент бинсана юнәлдерелүн белдерде.

Халид Азиз, гадәттә мондый һөҗүмнәрдә күбрәк әл-Каидә һәм Талибан сугышчылары гаепләнсә дә, бу юлы һөҗүмнең яңа бер төркем тарафыннан оештырылуы да бик ихтимал дип әйтте:

“Мин бу вакыйгалар да аның артында яңа төзелгән бер төркемнең булуына шикләнәм. Бомба төялгән машина илнең иң яхшы сакланган иминлек ноктасыннан уза алса да, икенче яктан һөҗүмне оештыручының бик оста булмавы аңлашыла", диде ул.

Пакстан рәсмиләре һөҗүмдә кулланылган йөк машинасынын 600 кг авырлыкта көчле шартлаткыч әйберләре белән төялүен белдерә.

Тирә яктагы иминлек камералары, шартлаткыч төялгән машинаның бик көчле сакланган отелның иминлек ноктасына килеп бәрелүен күрсәтә. Җирле вакыт белән сәгать сигез тирәсендә иминлек камерасы тарафыннан төшерелгән күренешләрдә иминлек көчләренең машинага ут ачуы һәм берничә секунд узуга машинанын шартлап яна башлавы күренә.

Пакстанның яңа сайланган президенты Асыф Али Зәрдари һөҗүмгә берничә сәгать кала, шартлау булган отелга бер чакрым ераклыктагы парламентта беренче чыгышын ясап, террор белән көрәшергә вәгъда иткән иде.

Шул ук вакытта халыкара мәгълүмат чаралары Пакстанның яңа президентының АКШ президенты Буш белән күрешү өчен Америкага сәфәр кылыр алдыннан, бүген ике АКШ боралагына Пакстан һава көчләре тарафыннан ут ачылуы хәбәр ителә.
Пакстан саклану көчләре АКШ хәрбиләренең Әфганстанга якын Пакыстан һава чикләрең бозуда гаепли.
XS
SM
MD
LG