Accessibility links

Кайнар хәбәр

Полиция газаплагач үзенә кул салган Түбән Кама егете гаиләсенә Русия эчке эшләр министрлыгыннан 3,8 млн сум түләттерү карары чыккан


Илназ Пиркин
Илназ Пиркин

Илназ Пиркин 2017 елның 19 октябрендә, ике көн полиция бүлегендә тотылгач, үзенә кул салды.

Бүген, 15 апрельдә Татарстанның Түбән Кама шәһәр мәхкәмәсе Русия эчке эшләр министрлыгыннан Илназ Пиркин гаиләсенә рухи зыян өчен 3 млн 800 мең сум акча түләттерү карары чыгарган. Бу акчаларның 3 млн сумын әти-әнисенә, 800 мең сумын - апасына түләргә тиешләр, дип яза "Травмпункт" хокук яклау проекты.

Пиркинның гаиләсе 4,5 миллион сум компенсация сораган булган.

2023 елның 17 маенда Түбән Кама шәһәр мәхкәмәсе Түбән Кама полиция идарәсенең элекке биш хезмәткәрен ирекләреннән мәхрүм итте, аларны янаулар һәм көч, махсус чаралар кулланып, авыр нәтиҗәләргә китереп вазифаи вәкаләтләрен арттыруда гаепле дип тапты. (Җинаять кодексының 286 маддәсе, 3 өлеше, "а, б, в" пунктлары).

2023 елның октябрендә Татарстан Югары мәхкәмәсе бу хөкем карарын раслады.

Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлеге башлыгы Ринат Әхмәтшинны җиде елга, полиция хезмәткәре Михаил Логачевны алты елга гомуми тәртипле колониягә хөкем иттеләр. Калган полиция хезмәткәрләрен - Игорь Филиновны , Наил Миңдубаевны һәм Гадел Рәхимовны мәхкәмә залында азат иттеләр, чөнки алар бирелгән җәзаны тулысынча үтәгән (2, 2 һәм 4 ел бирелгән иде).

Алтынчы гаепләнүче - опер вазифасына стажер булган Илнар Гарипов тикшерүдән качкан иде, аны эзләүгә бирделәр. 2022 елның көзендә Гариповны тоткарлап, 1,5 елга гомуми тәртипле колониягә хөкем иттеләр һәм ике ел куәт оешмаларында эшләүне тыйдылар.

  • Түбән Кама егете Пиркин 2017 елның 19 октябрендә үз-үзенә кул салды. Аңа кадәр егет бер тәүлек полиция бүлегендә булган. Тәртип саклаучылар Пиркин Николай Удиряковның машинасыннан магнитола урлаган дип шикләнгән.
  • Үз-үзенә кул салыр алдыннан Пиркин кесә телефонына видеоязма төшереп җибәрә. Анда ул полиция бүлегендә җәзалауларга дучар булуы турында сөйли. Егет сүзләренчә, урлауны тануны таләп итеп, аны өч хезмәткәр кыйнаган. Пиркин магнитоланы чынлап та урлавын, ләкин соңрак Удиряковка аны кире кайтаруын әйтә.
  • Тикшерү һәм мәхкәмә фикеренчә, оперативниклар Пиркинны кыйнап ташлаган һәм үз-үзенә кул салу дәрәҗәсенә җиткергән. Ә аларның башлыгы Ринат Әхмәтшин Николай Удиряковны һәм аның дусты Владимир Тимофеевны кыйнаган, һәм алардан Пиркинның үз-үзенә кул салуы өчен гаепне үз өсләренә алуларын таләп иткән.
  • Полиция хезмәткәрләрен 2017 елда тоткарладылар. Мәхкәмә аларның эшен 2019 елның мартыннан карый башлады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG