Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура Руслан Габбасовның китабын "экстремистик материал" дип табуны таләп итә


Урыс телендә язылган "Башкорт милләтчесе язмалары. Күк бүре" китабының тышлыгы
Урыс телендә язылган "Башкорт милләтчесе язмалары. Күк бүре" китабының тышлыгы

Әлегә прокуратураның гаризасы кайчан каралачагы билгеле түгел.

Башкортстан прокуратурасы республиканың Югары мәхкәмәсенә башкорт сәяси мөһаҗире Руслан Габбасовның урыс телендә язылган "Башкорт милләтчесе язмалары. Күк бүре" китабын "экстремистик материал" дип тануны сорап мөрәҗәгать иткән.

Бу хакта Габбасов үзенең Telegram-каналында җиткерде. Документны прокуратура аның электрон почтасына да салган.

Башкортстан прокуратурасының административ дәгъва гаризасы (Азатлык радиосында аның күчерелмәсе бар) Югары мәхкәмәгә узган атнада җибәрелгән. Документта прокуратура китап текстына ясалган лингвистик тикшеренүгә сылтана. Бу тикшеренүне узган елның ноябрендә Уфа фән һәм технология университетының халыкара һәм интеграцион хокук кафедрасы доценты Розалия Йосыпова уздырган.

Тикшеренүдә әйтелгәнчә, Габбасов китабында "милләт ягыннан (башкортлар — үзебезнекеләр һәм урыслар — читләр); дини яктан (мөселманнар — үзебезнекеләр һәм мөселман булмаучылар — читләр); социаль яктан (башкорт халкы — үзебезнекеләр һәм Русия дәүләт хакимияте — читләр) дошманлык яки нәфрәт уяту билгеләре табылган.

Шулай ук Йосыпова китапта "Русия дәүләт хакимияте оешмаларын тискәре бәяләү билгеләре бар" дип тапкан.

"Автор Башкортстанда яшәүчеләрне Русия Федерациясеннән чыгарга, сәяси бәйсезлек алырга турыдан-туры чакыра", дип, прокуратура тикшеренүдән өземтә китерә .

Руслан Габбасовның "Башкорт милләтчесе язмалары. Күк бүре" китабы 2024 елның гыйнварында чыкты.

Ул бу китапта башкорт милләтчеләренең "Күк бүре" оешмасы, аның "оешуы, чәчәк атуы, сәяси эшчәнлеге" турында һәм Башкортстан республикасының беренче президенты Мортаза Рәхимов чоры беткәннән соң булган сәяси вакыйгалар" турында сөйләнә, дип аңлатты. Ул вакытта Габбасов китапның "Башкорт митлләтчесе язмалары. "Башкорт" иҗтимагый оешмасы" дигән урыс телендә язылган икенче өлеше дә чыгуын игълан иткән иде.

— Мин үземнең китабымда башкортларга һәм аны укыган башка милләт кешеләренә башкортлар һәрчак үз җирләре өчен көрәшүен, бу империядә котылу булмасын аңлавыбыздан соң (ул ничек кенә аталмасын — Русия империясе дипме, СССР яки Русия Федерациясе дипме), бездә һәрчак азатлыкка һәм бәйсезлеккә омтылыш булуын җиткерергә теләдем. Алга таба, китапның икенче өлешендә башкорт милли хәрәкәтенең аеруча шәһәрләрдә ничек үсүен, аның шундый шартларда республиканың һәм башкорт халкының мәнфәгатьләрен ничек якларга тырышуын күрсәттем", дип сөйләде Габбасов 2024 елның февралендә "Idel.Реалии"-га.

Әмма китапның икенче өлеше әле дә чыкмады. Габбасов "Idel.Реалии"-га әлегә "китапны төгәлләргә вакыт җитми" дигән. Шулай ук прокуратураның дәгъвасына аптырамавын әйткән.

— Җәмгыятьтә иң еш фикер алышулар бара торган мәьсәлә - деколонизация, Русиянең таркалуы һәм милли республикаларның бәйсезлеге. Шуңа күрә минем китапны тыюлары — вакыт мәсьәләсе генә булуы аңлашыла иде, дигән ул.

Әлегә прокуратураның гаризасы кайчан каралачагы билгеле түгел.

  • Руслан Габбасов 2021 елның көзендә Русиядән китте. 2023 елда аңа экстремистик оешма төзүдә гаепләп җинаять эше ачылды. Соңрак Русия хакимияте аны "ят агент" дип таныды. Башкорт активисты Руслан Габбасовка карата былтыр "террорчылыкка чакыру" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылуы да хәбәр ителгән иде.
  • Былтыр февральдә Росфинмониторинг Руслан Габбасовны "экстремист һәм террорчы эшчәнлеккә" катнашы булган затлар исемлегенә кертте.
  • 2023 елның мартында үзенең фикердәшләре белән бергә Габбасов "Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" корды. 2025 елның гыйнварында Русия Федерелаль иминлек хезмәте (ФСБ) яңартылган террорчы оешмалар исемлегенә "Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы" бүлекчәләре дип санап 172 оешманы кертте. Анда "Башкорт милли-сәяси үзәге" (БашНацПолит) һәм "Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" да бар.
  • Габбасов Русиянең "террорчы" оешмалар исемлегенә башкорт хәрәкәтләре керүен Путин хакимияте милли-азатлык хәрәкәтләреннән куркуын күрсәтә, дип аңлатты.
  • Руслан Габбасов "Баймак эше"ндә дә гаепләнә. Аны Баймактагы "киңкүләм тәртипсезлекләрне" оештыруда гаеплиләр. 24 гыйнварда активистны халыкара эзләүгә бирделәр. 26 гыйнварда Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе хөкемдары Наталья Дударь Габбасовны Русиягә тапшыргач яки аны Русиядә тоткарлагач та ике айга кулга алу турында читтән торып карар чыгарды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG