Мөфти Равил Гайнетдин җитәкчелегендәге Русия Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы аборт һәм ЭКОга (ясалма аталандыру) кагылышлы карар кабул итте. Бу хакта шураның Telegram-каналы хәбәр итә.
Мордовиянең Сарански шәһәрендә узган утырышта дин әһелләре, галимнәр һәм белгечләр аборт һәм ЭКО турында сөйләшергә җыелган диелә. Утырыш ахырында шура биш өлештән торган карар кабул иткән:
— "Гаилә" төшенчәсе, Русия Конституциясендәге кебек, ир белән хатын-кыз арасындагы берлек дип таныла.
— Русиядә демографик катлаулы вазгыятьне исәпкә алып мөфтият гаилә корырга һәм балалар табудан курыкмаска чакыра.
— Голәмәләр шурасы абортны ананың гомеренә һәм саулыгына куркыныч янаганда гына ясарга кирәк дип саный. Куркыныч янауны белгечләр төркеме расларга тиеш. Аборт мәсьәләсендә "җиңелчә караш"ны бетерергә кирәк һәм халыкта агарту эшләре алып бару мөһим дип белдерә дин әһелләре.
— ЭКОны (ясалма аталандыру) бары өйләнешкән парлар гына ясата ала.
— Суррогат аналык мәсьәләсен киләчәктә аерым өйрәнү кирәк.
Соңгы елларда Русиядә, шул исәптән Татарстанда демографик кризис күзәтелә. Ел башыннан республикада табигый кимү 61 процентка арткан. Соңгы сигез елда Татарстанда туучылар саны 35,5 процентка төшкән. 2024 елда республикада 35,4 мең бала туган.
Русия хакимиятләре хатын-кызның абортка хокукларын чикләү чаралары турында актив фикер алыша. Беренче чиратта абортны тыюны Урыс православ чиркәве таләп итә. Бу мәсьәлә инде Русия думасына да килеп җитте.
Татарстанда 19 хосусый медицина оешмасы аборт ясату лицензиясеннән ихтыяри төстә баш тарткан. Сүз Казан, Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзәндә урнашкан клиникалар турында бара.
Моңа кадәр Татарстан бала хокуклары вәкиле Ирина Волынец хатын-кызлар бала төшертүдән баш тарткан өчен табибларга акчалата премия бирергә тәкъдим иткән иде.
Волынец бу мәсьәләдә тәкъдимнәрне бик күп ясады. Мәсәлән, былтыр июль аенда хатын-кызларны аборт ясарга күндергән табибларга штраф салырга яки аларны эштән алырга тәкъдим иткән иде. Бу тәкъдим белән ул Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать итте.
Күптән түгел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Путинга хатын-кызларны күбрәк бала табарга күндерәчәкбез дип сүз биргән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум