Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Фатирны тартып ала алалар". Русиянең баскын хакимияте украиннар милкен ничек үзләштерә


Мариуполь шәһәре
Мариуполь шәһәре

Украинаның басып алынган шәһәрләрендә Русиянең баскын хакимиятләре беренче чиратта яшәү өчен яхшы булган, үзәктәге буш фатирларга игътибар итә.

Украинаның баскынлыктагы торак пунктларында Русия хакимиятләре җирле халыкның фатирларын тартып ала. Бу хакта "Новая газета. Европа" яза. Журналистлар мәгълүматынча, башта хакимият кайсы фатирлардан кешеләрнең чыгып китүен ачыклый, аннары бу торак "хуҗасыз" дип таныла һәм соңрак аны дәүләтнеке итәләр.

Басма мәгълүматынча, хәзерге вакытта 13 мең фатирны "хуҗасыз" дип тапканнар. Болай итеп милекне тартып алуның тизлеге дә артканнан арта бара. Сугышның беренче елында баскын хакимиятләр һәр ай саен 235 күчемсез милекне "дәүләтнеке" иткән булса, хәзер аларның саны аена мең ярымга кадәр җитә.

Баскын хакимиятләр басып алынган шәһәрләрдә беренче чиратта яшәү өчен яхшы булган, үзәктәге буш фатирларга игътибар итә. Бу хәл Русия 2022 елда басып алган Мариуполь, Мелитополь, Бердянски шәһәрләрендә дә күзәтелә.

Моннан тыш, фатирларны үз вакытында теркәмәгән өчен яки коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләмәгәнгә дә тартып алалар, һәм хәтта Русия ягында сугышырга киткән кешеләрнекен дә тартып алу очраклары бар.

Басма җирле кешеләрнең торакны "дәүләтнеке итү" ысуллары турында сөйләгәннәрен язып чыкты.

"Төзелеш-төзекләндерү эшләре барган чакта төзүчеләр фатирга үтеп керә алмый икән, мәсәлән аның хуҗалары башка җиргә киткән, ә күршеләренә ачкычын калдырмаган ди - андый очракларда ишек йозагын ваталар, ә ишеккә 30 көн эчендә хакимияткә мөрәҗәгать итегез, юкса бирегә ихтыяҗы булган кешеләр яшәргә кертеләчәк дигән язу эләләр", дип сөйли Северодонецкидан Елена.

Һәм бер көнне кеше өенә кайта икән, аның өе инде булмаска да мөмкин

"Бу эшләр барырга тиешлеген аңлыйм. 2014 елдан соң бик күп кеше китте яки һәлак булды, аларның фатирлары буш тора. Тик бу болай эшләнергә тиеш түгел. Күп кенә егетләр ике ел буе элемтәсез, интернетсыз килеш тегендә ята. Аларның кәгазь эшләре белән шөгыльләнергә мөмкинлеге юк. Һәм бер көнне кеше өенә кайта икән, аның өе инде булмаска да мөмкин", - ди Донецки өлкәсенең Докучаевски шәһәреннән Николай.

"Әле күптән түгел генә үзең шәһәрдә булмасаң, су белән газга түләп булмый иде. Хәзер дә Русиядә һәм бигрәк тә чит илдә яшәүче фатир хуҗаларының бөтенесе дә онлайн түләп булганын белми яки алар түләп була торган банкка интернеттан керә алмый. Хакимияттән "хуҗасыз" торакны кире яулап алу өчен фатир хуҗалары коммуналь хезмәтләр өчен барлык бурычларын да бер түләү белән түләп бетерергә тиеш. Моңа бер ай гына вакыт бирелә", дип сөйли Луһански өлкәсенең Алчевски шәһәреннән Елена. Бу шәһәр 2014 елдан бирле "ЛНР" контролендә.

"Настоящее Время" каналы эфирында хокук яклаучы, Украинаның стратегик тикшеренүләр һәм иминлек институты мөдире Павел Лисянский да Русия басып алган җирләрдә халык милкен тартып алулары турында сөйләде.

Аның мәгълүматына күрә, хуҗасыз дип табылган фатирлар саны 13 меңнән шактый күбрәк, Донецкиның үзендә генә дә торак фондының 40% хуҗасыз дип табылган. Ә хуҗасыз дип табылганнар икән, аларны өләшәләр дә, соңыннан шундук Росреестрга кертәләр.

"Коммуналь хезмәтләр өчен түләмәгәнгә генә түгел, әгәр Русиянең дәүләт иминлегенә куркыныч тудырса да фатирны тартып алырга мөмкиннәр. Мәсәлән, Донецки өлкәсенең баскын хакимияте чыгарган карарда шулай дип язылган. Ягъни, фатирны тик торганнан да тартып ала алалар", дип аңлата Лисянский.

Шулай ук аның әйтүенчә, Русиягә акча эшләргә киткән кешеләрнең дә фатирларын тартып алалар. "Чөнки процедура бер, алгоритм бер - димәк, милкең хуҗасыз дип табылган икән, бу бөтен кешегә дә кагыла. Русияне хуплыйсың икән, синең милкеңә тимәячәкләр дигән әйбер юк, бөтен кешенекен тартып алалар", ди ул.

Павел Лисянский коррупцион схеманарның берсен мисалга китерә: баскын хакимият башлыгы кайда кайсы милекнең хуҗасыз булуын белә һәм анда үз кешесен җибәрә. Бу кеше фатирны үзенеке дип әйтә һәм шаһитлар, ялган документлар белән фатирны Росреестрга шушы кеше исеменә кертеп куялар. Ахырдан аны бик арзан бәягә генә сатып җибәрәләр. Мәсәлән, Русия хәрбиләренә.

Асылда, әгәр фатир хуҗасыз милек дип теркәлгән һәм дәүләткә бирелгән икән, аны, мәсәлән, күңелен үсендерү өчен баскынлыктагы шәһәргә эшкә килгән яшь белгечкә бирергә тиешләр. Тик әгәр фатир башка кеше исеменә язылган икән, акчасын шундагы куәт оешмалары һәм баскын хакимият вәкилләре ала.

Фатирны тартып алдылар, саттылар һәм хәзер анда башка кешеләр көн күрә

"Дәүләт милке итү процессы башланганчы, баскын хакимият башлыгы өстәленә беркем дә яшәми торган фатирларның исемлеге куела. Яхшырак фатирларга ул үз кешесен җибәрә, ә Росреестр аша документларны рәсмиләштерелә. Мондый очракта акчалар баскын хакимият башлыгы кесәсенә китә, анда куәт оешмалары вәкилләренә дә өлеш чыга, - дип аңлата хокук яклаучы. - Мин үземнән бер мисал китерә алам. "Көнчыгыш хокук яклау төркеменең" (аңа мин нигез салган идем) төп офисы Лисичанскида иде. Бик яхшы, төзекләндерелгән, шәһәр үзәгендәге офис иде ул. 2022 елда шәһәрне басып алган чакта анда Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) тентү үткәрде. Фатирны тартып алдылар, саттылар һәм хәзер анда башка кешеләр яши".

Мондый очракларда мәхкәмәгә биреп була, тик хәзерге вакытта мәхкәмәләр бөтен карарларын да баскын хакимиятләр яклы итеп чыгара, ди хокук яклаучы. "Алар "халык шуралары" белән тулы кануннар кабул итте. Ул канунда шулай әйтелгән: хуҗасыз дип танылган күчемсез милекнең хуҗасы барлыкка килә икән, ул торагыннан баш тартсын өчен баскын хакимият аның белән әңгәмә кора. Шулай дип ачыктан-ачык язылган. Шуңа күрә алар бу милекне бирмәс өчен бөтенесен дә эшли", ди Павел Лисянский.

Элегрәк "Настоящее Время" эфирында "Мариуполь телевидениесе" теле-радио оешмасы башлыгы Николай Осыченко да Мариупольдә "хуҗасыз" торакны ничек сатулары турында сөйләгән иде.

Аның әйтүенчә, әгәр фатир хуҗасы, мәсәлән, үлгән икән, һәм фатирның хосусый милек булуы турында документларын күрсәтердәй кеше юк икән, торак хуҗасыз дип табыла, баскын муниципаль милеккә күчә һәм аннары аны каядыр тапшырырга мөмкиннәр. Әмма никтер ул сатуга чыгарыла.

"Кырымдагы яр буе бистәләрендә дә шул ук хәл, мәсәлән Ялта, Гурзуфта. 2022 елның язында аннан күп кешеләр китте. Алар 2023 елның көзендә кире кайтмакчылар иде, тик депортацияләнделәр. Аларны өйләренә кертмәделәр, - дип сөйли ул. - Һәм аннан соң хәтта оккупацион пабликларда яр буендагы бистәләрдәге хуҗасыз дип табылган бу йортларның тулы исемлекләре чыкты. Ягъни, диңгез буендагы иң "майлы" йортларны тартып алдылар".

Белешмә: Украинаның 4 төбәген аннексияләү

  • 2022 елның 23-27 сентябрендә Русия Украинаның басып алынган Донецки, Луһански, Херсон һәм Запорожье төбәкләрендә Русиягә кушылу турында "референдум" дип аталган канунсыз чаралар уздырды.
  • Оккупацион хакимиятләр тавыш бирүчеләрнең күпчелеге Русиягә кушылуны сайлады дип игълан итте.
  • 30 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин Украинаның Донецки, Луһански, Херсон һәм Запорожье төбәкләрен аннексияләү – Русиягә кушу турында килешүләр имзалады.
  • Украина һәм башка күп кенә илләр бу канунсыз тавыш бирүләрне "ялган референдумнар" дип атады, алар Русия тарафыннан бу төбәкләрне оккупацияләү, хәрби хәрәкәтләр башкару һәм сугыш җинаятьләре кылу шартларында уздырылды, бу дәүләт кануннарына һәм халыкара нормаларга каршы килә дип аның нәтиҗәләрен танымаячагын белдерде.
  • 2014 елда Русия шушы рәвештә Кырымны аннексияләгән иде.

Язманың оригиналы: "Настоящее Время"

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG