Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәхкәмәләре сугышта катнашканнарга хөкем карары чыгарганда җәзаны йомшарта


"Вагнер" сугышчылары Бахмутта
"Вагнер" сугышчылары Бахмутта

Мәсәлән, элекке хатынын каты итеп кыйнаган "Вагнер" сугышчысына аңлы рәвештә сәламәтлеккә уртача зарар китерү турында җинаять эше ачылган булган, әмма ул мәхкәмәгә "Бахмутны алган өчен" дигән медаль китергән һәм биш мең сум штраф кына салганнар.

Мәскәү Украинага каршы сугыш башлагач хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан 1130 русиялене Русиядә хәрби хезмәт белән бәйле булмаган җинаятьләр кылуда гаепләгән. Алар арасында юл йөрү кагыйдәләрен бозудан алып үтерүгә кадәр бар.

Барлык очракларның якынча өчтән икесендә сугышта катнашуларын сәбәп итеп хөкем карарларын йомшартканнар. Моны "Новая газета. Европа" ачыклаган.

Басма элекке сугышчыларга хөкем карары күпкә йомшаграк булган, яки алар җаваплылыктан азат ителгән берничә очрак турында яза.

Мәсәлән, элекке хатынын каты итеп кыйнаган "Вагнер" сугышчысына аңлы рәвештә сәламәтлеккә уртача зарар китерү турында җинаять эше ачылган булган, әмма ул мәхкәмәгә "Бахмутны алган өчен" дигән медаль китергән һәм биш мең сум штраф кына салганнар.

Исерек килеш машина йөрткән хәрбиләрне 80 процент очракта штрафка гына тарталар, ә "гади" кешеләрне бу маддә нигезендә мәҗбүри эшләргә хөкем итәләр диелә. Наркотиклар алу-сату өчен сугышта катнашканнарның 70 процентына штраф кына бирелә, ә сивил русияләрне моның өчен колонияләргә җибәрәләр.

Тикшеренү авторлары әйтүенчә, сугышта катнашкан булса, кабаттан җинаять кылучыларга да җәзаның йомшаграгын бирәләр.

2023 елда сугыш ветераннарына чыгарылган хөкем карарлары - җиде тапкырга арткан, ә гомергә һәм сәламәтлеккә каршы җинаятьләрнең саны - 13 тапкырга.

  • Быел мартта Русиядә контракт төзеп хәрби хезмәткә ялланганнарны җинаять җаваплылыгыннан азат итә торган канун өлгесе кабул ителде.
  • Медиа чараларында Украинадагы сугыштан кайткан русияләрнең авыр җинаятьләр кылулары турындагы хәбәрләр даими чыгып тора.
  • Башкортстанда Украинадагы сугыштан кайткан "вагнерчы"ның элекке полиция хезмәткәрен үтерүен яздылар. Вилнур А. сугышка "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән колониядән киткән булган. Яраланган, аяк табанын югалткан һәм шуннан соң туган ягы Белоретка кайткан. Төнге клубта чыккан җәнҗалда ир элекке полиция хезмәткәренә һәм аның дустына пычак белән һөҗүм иткән диелә.
  • 4 октябрьдә Уфада сугыштан кайткан элекке полиция хезмәткәренең әтисенә 13 тапкыр пычак белән кадавы һәм Самар өлкәсендә яшеренмәкче булуы хәбәр ителде.
  • Чуашстанның Моргауш районындагы Мурзаково (Мӑрсакасси - чуашча), авылында туган Никита Любимов заманында мәхкәмәдә үзенә каршы күрсәтмәләр биргән авылдашын үтергән иде.
  • Социолог Искәндәр Ясәвиев сугыш барганда һәм сугыштан соң җинаятьчелек артуы турында сөйләгән иде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG