Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия саклану министрлыгы сифилис белән чирләүче һәм психик авырулары булган ирләрне хәрби хезмәткә яраклы дип танырга тәкъдим итә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Движение сознательных отказчиков" хокук яклау проектында бу уңайдан: "Мәҗбүри хәрби хезмәттән азат ителү һәм сәламәтлек белән бәйле гаскәрдән китү авыррак булачак", дип кисәтәләр.

Русия саклану министрлыгы хәрби медицина экспертизасын кырыслатучы төзәтмәләр өлгесе әзерләгән. Документ норматив-хокукый актлар өлгеләре порталында чыккан.

Төзәтмәләрне тәкъдим итүчеләр Украинада сугыш барган чакта "хәрбиләргә күпләп медицина тикшерүе үткәрү тәҗрибәсенә таянып", "Авырулар җәдвәле" дигән кушымтага зур үзгәрешләр кертергә куша, аны "заманга яраксыз һәм төгәл түгел" дип саный. Бу кушымта нигезендә шул исәптән хәрби хезмәткә чакырылучыларның да сәламәтлеген тикшерәләр.

Мәсәлән, документта сифилис белән авыручыларны "В" категориясеннән ("чикләнгән яраклы") "Б-4"кә үзгәртергә кирәк диелә (бераз чикләүләр белән яраклы").

Беренче дәрәҗәдә һипертония авырулы ирләрнең категориясен "В"дан "Б-3"кә ("яраклы, әмма бөтен төрдәге гаскәрләргә дә түгел") үзгәртү тәкъдим ителә.

Уртача, кыска вакытлы эндоген психозлары булган ирләргә (моңа шизофрения, саташу, шизоаффектив тайпылышлар керә) аңа "Д" категориясе түгел ("хәрби хезмәткә яраксыз"), ә "В" категориясе ("чикләнгән яраклы") бирергә тәкъдим ителә.

"В" категориясе алган ирләр гаскәрдә хезмәт итми, аларга хәрби билет бирелә дә, запаста торалар. Сугыш вакытында алар яраклы дип санала.

"Движение сознательных отказчиков" хокук яклау проектында бу уңайдан: "Мәҗбүри хәрби хезмәттән азат ителү һәм сәламәтлек белән бәйле гаскәрдән китү авыррак булачак", дип кисәтәләр. "Әгәр бу документны кабул итсәләр, хәрбиләрнең дә, хәрби хезмәткә чакырылучыларның да медицина тикшерүе үтү мәсьәләсендә хәлләре җиңел булмаячак", диелә белдерүдә.

  • Моңарчы Русиядә шикәр чире һәм йөрәк-кан тамыры авырулары – хәрби хезмәткә яраксыз дип табарга мөмкинлек бирүче авырулар исемлегенә кертелмәячәк, дип белдергәннәр иде. "Бер хәрбиебез дә калмаячак бит, бөтен кешенең хроник авырулары бар", дип белдерде Русия саклану министрлыгы вәкиле.
  • 2022 елда Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка җибәрелүе турында күпсанлы хәбәрләр килде.
  • Аерым алганда, Азатлык радиосы Татарстанның Минзәлә районы Тупач авылыннан 44 яшьлек ике бала атасы Рузил Билаловның сугышка алынуын язды. Күпсанлы хроник авырулары, психик авыру булуы турында белешмәсе булса да.
  • Мобилизациядән соң хәрби җыеннарда йөрәк өянәгеннән үлгән кешеләр дә булды.
  • Башкортстанның Күмертау шәһәрендә яшәүче Ильяс Хәсәнов та һипертония авыруыннан интегә, әмма мәҗбүри хәрби хезмәткә чакыру килеп, хәрби комиссариатка баргач, медицина комиссиясе аны хезмәт итәргә яраклы дип тапкан. Хәсәновның адвокаты әйтүенчә, чакыру комиссиясе гамәлдәге нормаларны боза, чөнки һипертония авырулы кешеләрне хәрби хезмәткә алырга ярамый.
  • Шулай ук Азатлык радиосы Башкортстан хәрбиенең һоспиталдә аягын кисүләре, әмма хәрби хезмәткә яраксыз дип тапмаулары турында да язган иде.
  • Башкортстанның яраланган хәрбиләрен хәрби хезмәттән азат итүдән баш тартулары, яралы килеш тә "хезмәткә яраклы" дип табулары турында моңарчы да хәбәрләр булды.
  • Азатлык Радиосы шулай ук Татарстанда ялга кайткан ихтыяриның сугышка кире китәсе килмичә үзенә кул салуы турында да язды. Альфред Галимовның туганы энесенең сугыштан яраланып кайтуы турында сөйләде – аның уң күзе бөтенләй диярлек күрмәс булган. Шулай да табиблар аны хәрби хезмәт өчен яраклы дип тапкан. Бүген-иртәгә фронтка китәсе егет бәдрәф ишеге тоткасына асылынып, үзенә кул салган иде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG