Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә шикәр һәм йөрәк-кан тамыры авырулы ирләрне мобилизациядән азат итмәячәкләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Бер хәрбиебез дә калмаячак бит, бөтен кешенең хроник авырулары бар", дип белдерде Русия саклану министрлыгы вәкиле.

Шикәр чире һәм йөрәк-кан тамыры авырулары – хәрби хезмәткә яраксыз дип табарга мөмкинлек бирүче авырулар исемлегенә кертелмәячәк. Русия саклану министрлыгы вәкиленең бу белдерүен "Интерфакс" җиткерә.

Министрлыкның хәрби-медицина баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Александр Серговенцев аңлатуынча, әгәр шикәр чирен бу исемлеккә кертсәләр, һипертония авыруын да, ишемияне дә кертәсе булачак.

"Аннан соң бер хәрбиебез дә калмаячак: бөтен кешенең дә хроник авырулары бар", дигән Серговенцев.

Аның искәртүенчә, хәрби хезмәткә өч категориягә караганнар гына алынмый: хөкем ителгәннәр, 65 яшьтән өлкәнрәкләр һәм хәрби хезмәткә яраксызлар ("Д" категориясенә керүчеләр).

  • Былтыр 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Русия cаклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300 меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
  • Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килде.
  • Аерым алганда, Азатлык Татарстанның Минзәлә районы Тупач авылыннан 44 яшьлек ике бала атасы Рузил Билаловның сугышка алынуын язды. Күпсанлы хроник авырулары, психик авыру булуы турында белешмәсе булса да.
  • Мобилизациядән соң хәрби җыеннарда йөрәк өянәгеннән үлгән кешеләр дә булды.
  • Шул ук вакытта түрәләр хөкем ителгәннәр хәрби хезмәткә алынмый дисә дә, былтыр октябрьдә журналистлар Русия саклану министрлыгының да тоткыннарны сугышка җибәрә башлавын хәбәр иткән иде. Аларны "кызыл" колонияләрдән, ягъни күбрәк куәт оешмаларының элекке хезмәткәрләре утырган җирләрдән җыялар, диелде.
  • Моннан тыш Русиянең Украинадагы сугышында "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте катнаша, ул сугышчыларын колонияләрдән дә җыя. Пригожин сугыш башланганнан бирле "Вагнер" 20 меңләп яллы сугышчысын югалтты диде. Шуларның яртысы – тоткыннар. Эшкуар әйтүенчә, колонияләрдән барлыгы 50 мең кешене сугышка җибәргәннәр.
  • Күптән түгел Азатлык "Вагнер" белән сугышта катнашып һәлак булган Татарстан егете Рүзил Мөдәррисов турында язган иде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG