Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә бер көн эчендә дәүләткә хыянәт турында ике җинаять эше ачылган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аларның берсе Дзержински, икенчесе Волгоград кешесенә ачылган. Хокук яклаучылар соңгы вакытта Русиядә дәүләткә хыянәт һәм шымчылык турындагы җинаять эшләренең саны кисәк артуын әйтеп килә.

Кичә, 8 апрель көнне Русиядә дәүләткә хыянәт турында ике җинаять эше ачылган. Бу хакта The Insider басмасы хәбәр итә.

Беренче очракта Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) Түбән Новгород өлкәсе Дзержински шәһәрендә яшәүчене тоткарлаган. Аның исеме әйтелми. ФСБ мәгълүматынча, ул хәрби техниканы Украинага чыгару ысуллары һәм маршрутлары турындагы мәгълүматны "чит илләрнең махсус хезмәтләренә тапшырган".

Шикләнелүче Русия иминлегенә каршы эшләүче оешмалар белән хезмәттәшлек иткән диелә. ФСБ чыгарган тоткарлау видеосыннан күренгәнчә, аның әйберләре арасында янәсе дәфтәргә кулдан язылган АКШ гимны да табылган.

Шулай ук кичә ФСБ Волгоградта яшәүче 42 яшьлек ирне тоткарлавы турында хисап бирде. Тикшерү фаразынча, ул Украинага китеп, Украина кораллы көчләренә кушылырга теләгән. Махсус хезмәт чыгарган видеодан күренгәнчә, ирне юлчылар ташый торган поезд тамбурында тоткарлыйлар.

Хокук яклаучылар соңгы вакытта Русиядә дәүләткә хыянәт һәм шымчылык турындагы җинаять эшләренең саны кисәк артуын әйтеп килә.

2023 елда бу маддәләр нигезендә кимендә 148 кеше гаепләнгән, бу Русиянең яңа тарихындагы иң зур сан.

2022 елда исә дәүләткә хыянәт турында 24 эш ачылган, 16 кеше хөкем ителгән булган.

Дәүләткә хыянәт турында җинаять эшләре Татарстан һәм Башкортстанда яшәүчеләргә дә ачылды.

Мәсәлән, Татарстанда "Азат Русия" легионына керүдә гаепләнеп хөкем ителгән Владимир Овчинниковка быел февральдә "дәүләткә хыянәт" турында яңа җинаять эше ачылды.

Мәскәүдә Икенче Көнбатыш бүлге хәрби мәхкәмәсе чыгышы белән Башкортстаннан булган хәрби Эльнар Камаловны 12 ел ярымга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте. Аны дәүләткә хыянәт турындагы эштә гаепле дип таптылар.

  • Былтыр апрель ахырында Русия президенты Владимир Путин Җинаять кодексындагы кайбер маддәләрне кырыслатучы канун имзалады. Алар арасында дәүләткә хыянәт өчен гомерлек төрмә бирү дә бар. Элегрәк бу маддә нигезендә 20 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә һәм 500 мең сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр иде.
  • Белгечләр әгәр дәүләткә хыянәт өчен гомерлеккә иректән мәхрүм итү кануны кабул ителсә, мондый эшләр саны кимендә ун тапкырга артачак дип фаразлаган иде.
  • "Бу җинаятьне ачыклаган теләсә-кайсы ФСБ хезмәткәре үзенә дан, ихтирам һәм хөрмәт казаначак. Путиннан "сатлыкҗаннарны, шымчыларны һәм диверсантларны" мөмкин кадәр күбрәк ачыкларга дигән сүзләрне даими ишетеп торабыз. Әлбәттә, ФСБ дәүләткә хыянәт турында дистәләгән яңа җинаять эше ачып, бу чакыруга колак салыр", дигән иде адвокат Евгений Смирнов.
  • Дәүләткә хыянәттә гаепләнүчеләр турында белешмәләр юк диярлек: бу җинаять эшләренең еш кына эчтәлекләре дә, тоткыннарның фамилияләре дә яшерелгән була.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG