Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда "Азат Русия" легионына керүдә гаепләнеп хөкем ителгән Владимир Овчинниковка яңа җинаять эше ачканнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аны дәүләткә хыянәт итүдә шикләнәләр.

Татарстанда Украина яклы булуда гаепләнгән Владимир Овчинниковка "дәүләткә хыянәт" турында яңа җинаять эше ачканнар (Җинаять кодексының 275 маддәсе 1 өлеше).

Бу хакта ASTRA яза.

Тикшерүчеләр фикеренчә 33 яшьлек Овчинников "Русия гаскәренең координаталары һәм сәнәгать объектлары турында белешмәләр" җыйган һәм аны Украина кораллы көчләренә тапшырырга теләгән.

Ирне былтыр октябрь аенда Түбән Камада Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) хезмәткәрләре тоткарлаган иде, аны Украина ягында сугышучы русияләрдән төзелгән ихтыяри хәрби төркем — "Русия азатлыгы" легионының әгъзасы булуда шикләнделәр.

Медиада аның янәсе "Түбән Кама нефтехим"да эшләве әйтелде. Әмма оешма бу мәгълүматны кире какты. "SHOT" Telegram-каналы аны Украинаның "Русия азатлыгы" легионына керүе һәм мөһим объектлар турында Украина кораллы көчләренә шымчылык итеп торуы өчен тоткарлауларын җиткерде.

Канал мәгълүматынча, 33 яшьлек Владимир Овчинников легионга былтыр якынча август-сентябрь айларында кергән. Янәсе ул Украинадан мессенджер аша күрсәтмәләр алган, бу күрсәтмәләр Татарстанның саклану-сәнәгать оешмаларын күзләү белән бәйле булган.

Тикшерү Овчинниковка "террорчы оешма эшчәнлегендә катнашу" (Җинаять кодексының 205.5 маддәсе, 2нче өлеше) җинаять эше ачты.

  • Русия тәртип саклау оешмалары белдерүенчә, "Русия азатлыгы" легионы 2022 елның мартында, Украина президенты Владимир Зеленский кушуы белән төзелгән. Янәсе бу Русиядән ихтыяриларны табып, аларны Украина ягында сугыштыру, ә алга таба "Русиядә терактлар кылып, үзәк хакимиятне бәреп төшерү" өчен эшләнгән.
  • Былтыр март аенда "Русия азатлыгы" легионы Русиядә террорчы дип табылды. Хәрби төркем ак-зәңгәр-ак төсләрдәге байрак куллана, активистлар аны сугыш башланганнан соң "азат Русия" байрагы буларак тәкъдим иткән иде.
  • Моннан тыш, Украина ягында Урыс ихтыяри корпусы – Русиядән киткән уңчы активистлардан төзелгән хәрби төркем дә сугыша. 22-23 майда Белгород өлкәсенә "Урыс ихтыяри корпусы" һәм "Русия Азатлыгы" легионы вәкилләре кергән иде.
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Башкортстан һәм Татарстанда Украина ягына күчәргә теләүчеләр турында хәбәрләр булып тора.
  • Былтыр август аенда Белгород өлкәсендә Украина белән чикне үтеп, Украинаның "Русия азатлыгы" легионына керергә ниятләгән Татарстан егетен тоткарлаганнар иде. Аңа дәүләткә хыянәт итмәкче булу һәм террорчы оешма эшчәнлегендә катнашу турында җинаять эше ачылды.
  • 19 июльдә Казанда Сергей Новиковны тоткарладылар. Куәт оешмалары вәкилләре фикеренчә, ул Украина ягында сугышучы, русияләрдән төзелгән ихтыяри хәрби төркем – "Русия азатлыгы" легионы тарафдары.
  • Янәсе ул Казан танк училищесына якын гына урнашкан Имәнлек (Дубравная) урамында керосин тутырылган 17 шешә саклаган. Ир хәрби техниканы яндырырга, инфраструктура объектларына һөҗүм итәргә теләгән һәм моның өчен һәдәфләр эзләгән диелә.
  • Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) Башкортстандагы идарәсе Ишембайда яшәүче 22 яшьлек егеткә Украина кораллы көчләре ягына күчәргә ниятләве өчен кисәтү белдерде. Былтыр май аенда Башкортстанда яшәүчеләргә мондый кисәтүне ике тапкыр ясаганнар. Дәүләткә хыянәт турында җинаять эше белән Уфада яшәүче 38 яшьлек иргә һәм Авыргазы районындагы 20 яшьлек егеткә янаганнар. Имеш, алар икесе дә Украина ягына күчмәкче булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG