Татарстан Югары мәхкәмәсе Украина яклы булуда шикләнелгән Владимир Овчинниковны тоткарлауга шикаятьне караган. Бу хакта "Реальное время" җиткерә.
Ирне быел октябрь аенда Түбән Камада Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) хезмәткәрләре тоткарлаган иде, аны Украина ягында сугышучы русияләрдән төзелгән ихтыяри хәрби төркем - "Русия азатлыгы" легионының әгъзасы булуда шикләнәләр.
Мәхкәмә утырышында Овчинниковның дәүләт билгеләгән адвокаты Ирина Коренева Түбән Кама адвокатының шикаятен хуплаган. Шикаятьтә ирнең элегрәк җинаять җаваплылыгына тартылмаган булуы, качарга тырышмавы, тоткарлаганда каршылык күрсәтелмәве искәртелгән.
Тик прокурор каршы чыккан һәм мәхкәмә ирне сак астында калдырган.
Владимир Овчинников октябрь ахырында тоткарланды. Медиада аның янәсе "Түбән Кама нефтехим"да эшләве әйтелде. Әмма оешма бу мәгълүматны кире какты. "SHOT" Telegram-каналы аны Украинаның "Русия азатлыгы" легионына керүе һәм мөһим объектлар турында Украина кораллы көчләренә шымчылык итеп торуы өчен тоткарлауларын җиткерде.
Канал мәгълүматынча, 33 яшьлек Владимир Овчинников легионга быел якынча август-сентябрь айларында кергән. Янәсе ул Украинадан мессенджер аша күрсәтмәләр алган, бу күрсәтмәләр Татарстанның саклану-сәнәгать оешмаларын күзләү белән бәйле булган.
Русия тәртип саклау оешмалары белдерүенчә, "Русия азатлыгы" легионы 2022 елның мартында, Украина президенты Владимир Зеленский кушуы белән төзелгән. Янәсе бу Русиядән ихтыяриларны табып, аларны Украина ягында сугыштыру, ә алга таба "Русиядә терактлар кылып, үзәк хакимиятне бәреп төшерү" өчен эшләнгән.
Быел март аенда "Русия азатлыгы" легионы Русиядә террорчы дип табылды. Хәрби төркем ак-зәңгәр-ак төсләрдәге байрак куллана, активистлар аны сугыш башланганнан соң "азат Русия" байрагы буларак тәкъдим иткән иде.
- Моннан тыш, Украина ягында Урыс ихтыяри корпусы – Русиядән киткән уңчы активистлардан төзелгән хәрби төркем дә сугыша. 22-23 майда Белгород өлкәсенә "Урыс ихтыяри корпусы" һәм "Русия Азатлыгы" легионы вәкилләре кергән иде.
- Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Башкортстан һәм Татарстанда Украинага күчәргә теләүчеләр турында хәбәрләр булып тора.
- Быел август аенда Белгород өлкәсендә Украина белән чикне үтеп, Украинаның "Русия азатлыгы" легионына керергә ниятләгән Татарстан егетен тоткарлаганнар иде. Аңа дәүләткә хыянәт итмәкче булу һәм террорчы оешма эшчәнлегендә катнашу турында җинаять эше ачылды.
- 19 июльдә Казанда Сергей Новиковны тоткарладылар. Куәт оешмалары вәкилләре фикеренчә, ул Украина ягында сугышучы, русияләрдән төзелгән ихтыяри хәрби төркем – "Русия азатлыгы" легионы тарафдары.
- Янәсе ул Казан танк училищесына якын гына урнашкан Имәнлек (Дубравная) урамында керосин тутырылган 17 шешә саклаган. Ир хәрби техниканы яндырырга, инфраструктура объектларына һөҗүм итәргә теләгән һәм моның өчен һәдәфләр эзләгән диелә.
- Күптән түгел Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) Башкортстандагы идарәсе Ишембайда яшәүче 22 яшьлек егеткә Украина кораллы көчләре ягына күчәргә ниятләве өчен кисәтү белдерде.
- Май аенда Башкортстанда яшәүчеләргә мондый кисәтүне ике тапкыр ясаганнар. Дәүләткә хыянәт турында җинаять эше белән Уфада яшәүче 38 яшьлек иргә һәм Авыргазы районындагы 20 яшьлек егеткә янаганнар. Имеш, алар икесе дә Украина ягына күчмәкче булган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум