Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә узган ел тоткыннар саны нык кимегән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

2022-2023 елларда тоткыннарның кимүе "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә, соңрак саклану министрлыгының "Шторм" отрядларына яллы сугышчылар җибәрү белән дә бәйле диелә.

2023 елда Русия колонияләрендә тоткыннар саны 58 мең кешегә кимегән. Бу Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) белешмәләр журналында әйтелгән, моңа "Если быть точным" проекты игътибар иткән.

2023 елның октябрендә "Медиазона" юстиция министры урынбасары Всеволод Вуколовның әйткән сүзләренә сылтама белән ел башыннан тоткыннар саны 54 мең кешегә кимегән булырга мөмкин дип язды.

ФСИН журналындагы белешмәләр исә 2023 елда тоткыннар саны моңа кадәр булмаганча кимүен раслый.

Моңа кадәр беренче рекорд 2022 елда теркәлгән. Ул чакта көзен ике ай эчендә колонияләрдән 23 мең кеше юкка чыккан, ә ел нәтиҗәләренә күрә тоткыннар саны 32 мең кешегә кимегән.

Русиядә тоткыннар кимүе күп еллар күзәтелә. Әйтик 2009 елдан 2023 елга кадәр колонияләрдә кешеләр саны өч тапкырга диярлек кимегән (732,6 меңнән 249,6 меңгә кадәр кимегән).

Тоткыннарның саны кимүе 2010 ел башларында җәзаны һуманлаштыру белән бәйле, дип саный белгечләр. Мәсәлән, икътисади җинаятьләр белән бәйле җәзалар җиңеләйтелгән: сак астына алу урынына залог түләтү, штрафлар бирү.

2022-2023 елларда тоткыннарның кимүе "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә, соңрак саклану министрлыгының "Шторм" отрядларына яллы сугышчылар җибәрү белән дә бәйле диелә. Русия колонияләреннән тоткыннарны сугышка 2022 елның җәендә "Вагнер" хосусый хәрби шикркәтенә нигез салган Евгений Пригожин җибәрә башлаган иде. 2023 елның февраленнән башлап тоткыннарны фронтка җибәрү белән Русия саклану министрлыгы шөгыльләнә. Аларга башта акча һәм сугышта ярты ел катнашканнан соң ярлыкау вәгъдә итәләр иде.

  • Быел Красноярски краенда Громадски бистәсендәге 16нчы һәм Арейское авылындагы 7нче колонияне, шулай ук башка җәзаларны үтәү оешмаларын ябачаклар. Төбәкнең Кеше хокуклары вәкиле Марк Денисов әйтүенчә, төзәтү колонияләрен экономия максатында япмакчы булалар - Мәскәүнең Украинага каршы сугышы барганда аларда "тоткыннар саны да кимегән".
  • Медиа чараларында Украинадагы сугыштан кайткан русияләрнең авыр җинаятьләр кылулары турындагы хәбәрләр даими чыгып тора.
  • Башкортстанда Украинадагы сугыштан кайткан "вагнерчы"ның элекке полиция хезмәткәрен үтерүен яздылар. Вилнур А. сугышка "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән колониядән киткән булган. Яраланган, аяк табанын югалткан һәм шуннан соң туган ягы Белоретка кайткан. Төнге клубта чыккан җәнҗалда ир элекке полиция хезмәткәренә һәм аның дустына пычак белән һөҗүм иткән диелә.
  • Күптән түгел Пенза өлкәсенең татарлар яши торган Урта Әләзән авылы мөәзине Ибраһим Исәнәевнең дә җәсәңе табылган иде, аны үтерүдә шулай ук элегрәк хөкем ителгән "вагнерчы"ны шикләнәләр.
  • 4 октябрьдә Уфада сугыштан кайткан элекке полиция хезмәткәренең әтисенә 13 тапкыр пычак белән кадавы һәм Самар өлкәсендә яшеренмәкче булуы хәбәр ителде.
  • Чуашстанның Моргауш районындагы Мурзаково (Мӑрсакасси - чуашча), авылында туган Никита Любимов заманында мәхкәмәдә үзенә каршы күрсәтмәләр биргән авылдашын үтергән иде.
  • Социолог Искәндәр Ясәвиев сугыш барганда һәм сугыштан соң җинаятьчелек артуы турында сөйләгән иде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG