Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сөргендәге бәйсез Татарстан хөкүмәте" төркеме Татарстанның хәрби-сәнәгать оешмаларына украин дроннары һөҗүм итү уңаеннан белдерү чыгарды


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Безнең исемнән Татарстан халкы кисәтелгән иде. Кешеләр җәрәхәтләнүенә һәм корбаннарга бары тик Мәскәүнең Путин режимы һәм Татарстандагы Шәймиев-Миңнеханов марионет хакимияте генә гаепле. Бары тик Мәскәүдән бәйсез булган Татарстанда гына халык бай, яхшы яшәячәк", диелә бу белдерүдә.

Үзләрен "Сөргендәге бәйсез Татарстан хөкүмәте" дип атаучы төркем бүген, 2 апрель көнне, Татарстанга дроннар һөҗүм итүе уңаеннан белдерү чыгарды. Аның әгъзалары әле былтыр җәй көне үк Татарстанны Украинага каршы "агрессиядә катнашырга ярамавы һәм Русиягә теләсә нинди корал, шул исәптән пилотсыз очкычлар да тапшырмау турында" кисәтеп куюын искәртә.

2023 елның 3 июлендә чыккан бу мөрәҗәгатьтә "сугыш барганда Татарстанда төзелгән мөһим хәрби-сәнәгать объекты - Украина көчләренең юк итү өчен һәдәфе булачак һәм хәрби хәрәкәтләрне Татарстан җирләренә китерәчәк" дип әйтелгән иде.

"Безнең исемнән Татарстан халкы кисәтелгән иде. Кешеләр җәрәхәтләнүенә һәм корбаннарга бары тик Мәскәүнең Путин режимы һәм Татарстандагы Шәймиев-Миңнеханов марионет хакимияте генә гаепле. Баскынлыктагы милли республикаларның ресурсларын куллануга бары тик алар гына җаваплы, чөнки алар империячел Мәскәүнең суверен Украинага каршы басып алу сугышында үз ихтыярлары белән катнаша, бу сугышта гаепсез тыныч кешеләр үлә һәм Украинаның сивил һәм энергетик инфраструктурасы юк ителә", диелә бүген чыккан белдерүдә.

Үзләрен "Сөргендәге бәйсез Татарстан хөкүмәте" дип атаучы төркем украин дроннарының бүгенге "зур булмаган һөҗүме" Татарстан халкына сугышны хуплаудан туктарга һәм "Татарстанның төп дошманы - Мәскәү Кремле булуын аңлап, Татарстан бәйсезлеге өчен көрәшергә" этәргеч булды дип саный.

"Бары тик Мәскәүдән бәйсез булган Татарстанда гына халык бай, яхшы яшәячәк һәм татар халкы өчен мәгънәсез булган Мәскәү сугышларында улларын югалтмаячак", диелә белдерүдә.

  • "Сөргендәге бәйсез Татарстан хөкүмәте" - дөньядагы татарлар берләшмәсенә булышуны, Русия деколонизациясенә юнәлтелгән иҗтимагый - сәяси эшчәнлекне максат итеп куйган иҗтимагый берләшмә.
  • Бүген, 2 апрельдә Татарстанга беренче тапкыр пилотсыз җиһазлар һөҗүм итте. Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама белән Алабугадагы оешмаларга һөҗүм ясалуын җиткерде, җитди җимереклекләр юк диде. Соңгы мәгълүматларга күрә, 12 кеше яраланган.
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Бу җиһазлар Русия коралларына "Герань-2" исеме белән кертелде.
  • Июль башында "Протокол" бәйсез басмасы һәм "Разворот" YouTube каналы Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында пилотсыз очу аппаратлары җитештерүгә багышланган тикшеренү чыгарган иде.
  • Журналистлар Татарстанның Алабуга көллияте студентларын аерым икътисади зонада "Shahed" иран дроннары җыюга җәлеп итәләр, аларның күбесе – балигъ түгел дип белдерде.
  • Белгечләр Украина Алабугага кануни рәвештә һөҗүм итә алачак, Мәскәү Татарстанны махсус канга буярга тели дип кисәткән иде. Шул ук вакытта Татарстанда өлешчә хәрби хәл кертелергә мөмкин, ФСБ Татарстанда диверсантларны тагын да активрак эзләячәк дип фаразланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG