Accessibility links

Кайнар хәбәр

Талиблар төркеменең бер өлешен KazanForum-га үткәрмәгәннәр, алар бер атна буе Мәскәү һава аланында яшәгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Медиа язуынча, "Талибан" вәкилләре арасында миллиардерлар да булган, алар Татарстан икътисадына миллионлаган доллар кертергә ниятләгән. Тик бу кешеләр форумга эләгә алмый калган диелә.

"Русия — Ислам дөньясы: KazanForum" җыенында катнашу өчен Әфганстаннан килгән "Талибан" радикаль хәрәкәте вәкилләренең яртысын Русиягә кертмәгәннәр. Талиблар Мәскәүдән Казанга килүче очкычка утырырга тиеш иде.

Русиягә кертелмәгән талиблар берничә көн буе Шереметьево һава аланының стериль зонасында яшәгән һәм Татарстандагы Халыкара икътисад форумында катнаша алмый калган. Бу хакта Mash-ка Әфганстан сәүдә-сәнәгать пулаты рәисе урынбасары Хәрфи Мөхәммәд әйткән.

"Мин Казанда булмадым. Анда барасы идек, тик дүшәмбегә кадәр без әле һава аланында. Без монда 13 кеше. Чакыруларны күрсәткән идек. Миңа рөхсәт итмәделәр. Төркемебезнең яртысына рөхсәт иттеләр, яртысына - юк", дигән ул.

Аның әйтүенчә талиблар төркеменең бер өлеше Русиягә нигә килүен аңлата алмаган. Моны ачыклау өчен аларны һава аланындагы кунакханәдә калдырганнар.

Медиа язуынча, "Талибан" вәкилләре арасында миллиардерлар да булган, алар Татарстан икътисадына миллионлаган доллар кертергә ниятләгән. Хәрфи Мөхәммәд әйтүенчә, бу кешеләр форумга эләгә алмый калган.

Шулай ук "Бизнес Online" киләсе елгы форумда катнашу өчен Әфганстан беренчеләрдән булып урын алып калган дип хәбәр итте.

Быелгы KazanForum-да "Талибан" вәкиле Татарстан хакимиятләреннән бодайга бәяне киметүне сораган иде.

  • Дөньядагы күп илләрдә, шул исәптән Русиядә дә террорчы дип табылган "Талибан" вәкилләре төркеме KazanForum" җыенына соңга калып килеп җитте: кичә, 15 майда Югары Ослан районында дрон бәреп төшерелгәнгә Казан һава аланы ябылып торган иде.
  • Былтыр "Талибан" вәкилләре Казанга өч тапкыр килде. Сентябрьдә дә аларның Татарстанга сәяхәте маҗаралы булган иде, алар килгән чакта паспортларын югалтты.
  • Татарстан башкаласына Русиядә террор оешмасы булып танылган "Талибан" вәкилләре килгән вакытта журналист Надежда Кеворкованы шушы "Талибан" турында пост язганы өчен кулга алдылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG