Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан заводларына 11 мең эшче җитми


Архив фотосы
Архив фотосы

Гәрчә узгаен ел республиканың хәрби заводлары 23 мең эшче җәлеп иткән.

Татарстанның сәнәгать оешмаларына 11 мең кадрлар җитми. Шуларның — 80 проценты гади эшчеләр. Бу хакта республиканың премьер-министры Алексей Песошин Дәүләт шурасы утырышында белдерде.

"Моның сәбәпләренең берсе җитештерү тармагының җитәрлек дәрәҗәдә автоматлаштырылмавында. Шуңа да түбән квалификацияле хезмәтне кулланырга туры килә", диде ул.

Узган ел Татарстанның хәрби сәнәгать заводларына 23 мең кешене җәлеп итә алганнар. Шулай да кадрлар кытлыгын хәл итмәгәннәр.

Песошин кадрлар мәсьәләсен мигрантлар җәлеп итеп хәл итәргә була дип саный.

2024 ел башында Татарстан хезмәт, социаль яклау һәм мәшгульлек министры Эльмира Зарипова республикада 49 меңнән артык буш вакансия бар дип белдергән иде. Сәнәгать өлкәсеннән тыш, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгында, транспорт, сәламәтлек саклау, мәгариф тармагында кадрларга кытлык зур.

Эшче куллар җитмәү сәбәпле, эш бирүчеләр үсмерләрнең хезмәтеннән ешрак файдалана башлаган. 2023 елда Русиядә эш бирүчеләр 14 яшьтән алып үсмерләр өчен 42 меңнән артык эш игъланы элгән. Бу 2022 ел белән чагыштырганда өч тапкыр диярлек күбрәк, ул чакта шундый 14,5 мең игълан булган.

Хәзер Татарстан хакимиятләре 14 яшьтән башлап үсмерләрне хәрби сәнәгать оешмаларына эшкә җәлеп итү турында махсус дәүләт програмы әзерли.

Кадрлар җитмәү мәсьәләсе елдан-ел кискенләшәчәк дип саный белгечләр. Төп сәбәбе — демографик упкын, Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң ир-атларның фронтка китүе һәм белгечләрнең чит илгә күченүе, дип аңлатты Азатлыкка бәйсез демограф Алексей Ракша.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG