Accessibility links

Татарстанда хатын-кызлар беренче баланы уртача 27 яшендә таба


Илюстратив фото
Илюстратив фото

Республикада туучы балалар саны 2017 елдан кими, дип искәртелә.

Татарстанда 2017 елдан туучылар саны кимүен дәвам итә. Республикада хатын-кызлар беренче баласын уртача 27 яшендә таба. Бу хакта матбугат очрашуында Татарстан хезмәт министры Эльмира Зарипова әйтте, дип җиткерә "Бизнес Online".

"Кызганыч, 2017 елдан Татарстанда туучылар кимүен күрәбез. Моны туучылар коэффициенты - бала табу яшендәге хатын кызларга күпме бала тууын күрсәтә торган сан билгели. Татарстанда бу сан - 1,45, ә Русиядә 1,41", ди министр.

Иң күп туучылар Татарстанда 2015 елда теркәлгән булган, ул чакта бу сан 1,8не тәшкил иткән. Хәзерге вакытта республикада бер мең кешегә 8,3 яңа туган бала туры килә.

Татарстанда күпбалалы барлыгы 70,5 мең гаилә яши, дип искәртелә.

  • Соңгы елларда Русиядә, шул исәптән Татарстанда демографик кризис күзәтелә. Ел башыннан республикада табигый кимү 61 процентка арткан. Соңгы сигез елда Татарстанда туучылар саны 35,5 процентка төшкән. 2024 елда республикада 35,4 мең бала туган.
  • Русия хакимиятләре хатын-кызның абортка хокукларын чикләү чаралары турында актив фикер алыша. Беренче чиратта абортны тыюны Урыс православ чиркәве таләп итә. Бу мәсьәлә инде Русия думасына да килеп җитте.
  • Татарстанда 19 хосусый медицина оешмасы аборт ясату лицензиясеннән ихтыяри төстә баш тарткан. Сүз Казан, Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзәндә урнашкан клиникалар турында бара.
  • Моңа кадәр Татарстан бала хокуклары вәкиле Ирина Волынец хатын-кызлар бала төшертүдән баш тарткан өчен табибларга акчалата премия бирергә тәкъдим иткән иде.
  • Волынец бу мәсьәләдә тәкъдимнәрне бик күп ясады. Мәсәлән, былтыр июль аенда хатын-кызларны аборт ясарга күндергән табибларга штраф салырга яки аларны эштән алырга тәкъдим иткән иде. Бу тәкъдим белән ул Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать итте.
  • Күптән түгел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Путинга хатын-кызларны күбрәк бала табарга күндерәчәкбез дип сүз биргән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG