Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда машинадан Җиңү байрагын йолкып алган егетне тоткарлаганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Ул Татарстандагы ДОСААФ бинасына керү урынында торган ЗИЛ машинасыннан Җиңү байрагын йолкып төшергән.

Башкортстанда туган 21 яшьлек егетне Татарстандагы ДОСААФ бинасына керү урынында торган ЗИЛ машинасыннан Җиңү байрагын йолкып төшергән өчен тоткарлаганнар. Бу хакта "Застава" сак оешмасына сылтама белән "Бизнес Online" яза. Егетне шушы оешманың вәкилләре тоткарлаган.

Егетне полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар. Татарстан эчке эшләр министрлыгында бу хәлгә әлегә фикер белдермәделәр.

Басма ачыклавынча, егет 2003 елда Башкортстанның Сибай шәһәрендә туган.

  • Күптән түгел Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә ике мәктәп укучысын полиция эзләде - аларның берсе Җиңү мәйданында "мәңгелек ут"ка йомышын үтәгән иде.
  • Быел 4 март кичендә Уфадагы Якутов исемендәге паркта да 2008 елгы үсмерләр төркеме "мәңгелек ут"ны сүндергән иде. "Җирләү урынын мәсхәрәләү" турында җинаять эше ачылды.
  • Берничә ел элек Татарстанның Зәй шәһәрендә Икенче дөнья сугышы гаскәриенә багышланган һәйкәл янган иде. Җинаять кодексының 243нче маддәсе 2нче бүлеге, "а" һәм "б" бүлекчәләре нигезендә эш ачылды, бу өлешләр ватанны саклап һәлак булганнарның истәлегенә куелган объектларны юк итү яки аларга зыян салу очракларын күздә тота.
  • Һәйкәл янында "мәңгелек ут" та булган. Янгын кичендә һәйкәл тирәсендә кешеләр булган, алар ботаклар яндырган, ботакларның берсе һәйкәлгә тигән дип сөйләде "БИЗНЕС Online" чыганагы.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG