WhatsApp-та "Путинга каршы төш вакыты" чарасы турында статус куйган Татарстан кешесенә 20 мең сум штраф салганнар. Бу хакта ул "ОВД-Инфо"га хәбәр иткән.
Георгий Уфимцев исемле бу ир 16 мартта видеодомофон камералары аша полиция хезмәткәрләренең һәм сивил киемнән булган кешеләрнең үзен эзләвен сизеп алган.
Шулай ук аның туганнарына шалтратканнар һәм иргә полиция бүлекчәсенә килергә кушканнар. Куәт оешмалары вәкилләре аны сайлаулар белән бәйле рәвештә эзләүләрен әйткән. Шул ук вакытта Уфимцевка бернинди хәбәр дә, повестка да җибәрмәгәннәр.
Ирне 28 март көнне Бөгелмәдән чыккан вакытта тоткарлаганнар. Полициядә аңа алдан хәбәр бирмичә җәмәгать чарасы оештыру турында беркетмә төзегәннәр һәм мәхкәмә булганчыга кадәр, төнгә полиция бүлекчәсендә калдырганнар.
Ирнең телефонын тартып алганнар һәм серсүзен сораганнар, бармак эзләрен, аяк киеме табанының эзләрен алганнар. Шулай ук аның өен тикшереп чыкканнар. Бер нәрсәсен дә тартып алмаганнар, әмма компьютерын тикшереп чыкканнар диелә.
Ир үзенә ачылган административ эшнең материалларын бары тик мәхкәмә утырышында гына күргән. Экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәрләре аның WhatsApp-тагы аккаунтында чыккан статусны төшереп алган, бу статуста "Путинга каршы төш вакыты" чарасы турында мәгълүмат булган диелә.
Моңарчы Чаллыда яшәүче хатын-кызны да "Путинга каршы төш вакыты" чарасы турында язма чыгарган өчен тоткарлаганнар иде.
17 мартта Диләрә Ильясова үзенең сайлау бүлгесенә килгән. Сайлау бүлгесендә булганнарны камерага төшергән, ә соңыннан "Путинга каршы төш вакыты" дигән хэштег белән аны Instagram-га чыгарган. Шуннан соң аны тоткарлаганнар диелә.
Ильясовага җәмәгать чарасы кагыйдәләрен бозу турында беркетмә төзегәннәр (Административ хокук бозулар кодексының 20.2 маддәсе, 5 өлеше).
- 17 март көндезге 12дә Русия оппозициясе "Путинга каршы төш вакыты" чарасында катнашырга тәкъдим итте. Бу вакытта алар сайлау бүлгеләренә килергә өндәде.
- Казандагы активистларга киңкүләм рөхсәтсез чарада катнашмау турында кисәтүләр тапшырдылар.
- Сәясәтче Алексей Навальныйның тол калган хатыны Юлия Навальная 17 март көнне "Путинга каршы төш вакыты" чарасында катнашканнарга рәхмәт әйтте. "Русиядә яшәүче һәм үзләренең сайлау бүлгеләренә "Путинга каршы төш вакыты"на килгән кыю, ирекле, гадел кешеләр, сез шундый күп идегез. Һәркайсыгызга рәхмәтлемен", диде ул.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум