Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстандагы балаларның 57 проценты бакчаларда милли телләрне өйрәнә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Татарстанда барлыгы 1945 балалар бакчасы бар. Шуларның 729ында татар телендә белем бирәләр, аларга 28 мең татар баласы йөри. Моннан тыш 665 урыс-татар бакчасында 14 мең татар төркеме эшли, аларда 25,3 мең бала тәрбияләнә.

Узган елгы нәтиҗәләргә караганда, Татарстан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең 57 процентына туган телләрдә белем бирелгән.

Бу хакта республика хөкүмәтенең узган елгы эшчәнлеге турындагы хисапта әйтелә, дип яза "Коммерсантъ".

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар оешмаларында барлыгы 201,6 мең бала тәрбияләнә, димәк аларның 114,5 меңе милли телләрне өйрәнә.

Татарстанда барлыгы 1945 балалар бакчасы бар. Шуларның 729ында татар телендә белем бирәләр, аларга 28 мең татар баласы йөри. Моннан тыш 665 урыс-татар бакчасында 14 мең татар төркеме эшли, аларда 25,3 мең бала тәрбияләнә.

Шулай ук республикада чуаш телендә тәрбияләүче һәм белем бирүче 51 бакча, удмурт телендә - 15 , мари телендә - сигез, мордва телендә - бер бакча бар.

  • Татарстанда 1990 еллар башыннан бирле татар телен милләтләре нинди булуга карамастан бөтен балаларга да укыттылар. Татарстан Клнституциясенә ярашлы республикада татар телен дә урыс теле дә дәүләт теле. Республиканың дәүләт телләре турындагы канунынла каралганча, дәүләт телләрендә белем тигез күләмдә бирелергә тиеш. Әмма 2017 елдан башлап бу үзгәрде.
  • 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымыннан соң ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.
  • Татарстан Дәүләт шурасы бертавыштан республика дәүләт теленең ихтыяри укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасында милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.
  • Татар теленә булган һөҗүмнән соң, татар теленнән чыгарылыш имтиханын бирүчеләр саны кискен кимеде. Ул вакытта имтиханны 74 бала биргән булса, биш елдан бердәм республика имтиханын бары 8 укучы тапшырды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG