Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гүл исламофобия белән көрәшергә чакырды


Төркия президенты Абдулла Гүл ЕИХО саммитында
Төркия президенты Абдулла Гүл ЕИХО саммитында

Казакъстанда узган Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы саммитында чыгыш ясаган Төркия президенты Гүл дөньяда үсә барган исламофобия куркынычы турында кисәтте.

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (ЕИХО) саммиты бу атнада Казакъстан башкаласы Астанада узды. Саммитта җитәкчеләр тарафыннан кабул ителгән декларациядә Грузиянең җир бердәмлеген яклаган җитәкчеләр Көньяк Осетия низагын киләсе җыенга калдырды. Карабах мәсьәләсендә исә алгарыш булмады.

Саммитның соңгы утырышында чыгыш ясаган Төркия президенты Абдулла Гүл дөньяда үсә барган исламофобия куркынычы турында кисәтте.

Демократия, кеше хокукларына игътибарны арттырырга чакырган Төркия президенты Гүл милләтара нәфрәт, анти-семитизм, дискриминация, расачылык кебек мәсьәләләр халыклар арасында зур низаг тудыруына басым ясады.

Гүл проблемага каршы Төркиядә соңгы көннәрдә зур сәяси адымнар ясалуын әйтеп, "диалогны" ныгытырга киңәш итте.

Абдулла Гүл Казакъстанның ЕИХО карашын үзгәртүгә өлеш кертүен әйтте.
Казакъстан белән бергә Үзәк Азия төбәгенең дөнья җәмәгатьчелегендә мөһим урын ала башлавын әйткән президент Гүл, Казакъстанның саммитка җитәкчелек итүе, төбәк белән кызыксыну тагын да арта баруын әйтте.

Гүл фикеренчә, Әфганстандагы иминлек проблемасы чишелмичә, бу төбәктә тотрыклылык булдыру мөмкин булмаячак.

Русия-Төркия арасында стратегик уртаклык

Русия премьер-министры урынбасары Игорь Сечинның Төркиядә атом станциясен төзү проекты турында сөйләшү өчен 13-15 декабрьдә Истанбулга килүе көтелә.

Самсун-Җәйһан нефть үткәргече белән Көньяк агым газ үткәргече проектлaрындa бергә хезмәттәшлек иткән Төркия белән Русия, "бер айлык сәяхәтләрдә виза режимын бетерү" турындагы килешүне дә парламентта карарга җыена.

Бу килешүгә Русия президенты Дмитрий Медведевның быел май аенда булган Төркия сәфәре вакытында кул куелган булса да, Русия моны иминлек проблемнары сәбәпле кичектереп килде. Русия ягы ел ахырына кадәр килешүне гамәлгә ашыру өчен шартлар әзерләргә вәгъдә иткән иде.

5 ел дәверендә 100 миллиард долларлык сәүдә әйләнеше булдырырга планлаган Төркия белән Русия соңгы вакытта парламентара мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен дә чаралар күрә. Төркиянең оппозиция һәм хакимияттәге партия депутатлары һәм Төркия Бөек Милләт мәҗлесе җитәкчесе Русия парламентында рәсмиләр белән очрашты.

Төркия парламенты әгъзалары шулай ук Татарстанга да килеп, парламент башлыгы һәм депутатлар белән очрашты. Төркия Бөек Милләт мәҗлесенең тышкы бәйләнешләр комиссиясе вәкиле Мурат Мәрҗән Татарстан парламенты утырышында чыгыш ясады.

Анда ул Төркия һәм Татарстан арасындагы эшлекле мөнәсәбәтләр, бизнес-проектлар, эшмәкәрләр хезмәттәшлеге, гасырлар буена барган мәдәни бәйләнешләр турында сөйләде.
XS
SM
MD
LG