Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада "Мин башкортча сөйләшәм" фестивале үтәчәк


Беренче тапкыр бу фестиваль биш ел элек - 2019 елда үткән иде.

1 июньдә Уфада "Мин башкортча сөйләшәм" ("Мин башҡортса һөйләшәм") фестивале үтәчәк. Аны Башкорт телен саклау һәм үстерү оешмасы уздыра. Чараны Башкортстан башлыгы грантына үткәрәләр.

Башкорт теле фестивале көндезге уникедә балалар һәм аларның әти-әниләре өчен "Тел лабораториясе" мәйданчыгыннан башланачак. Биредә башкорт телендә шигырьләр ярышы, башкорт телен өйрәнү өчен дидактик материаллар күргәзмәсе, әти-әниләр өчен остаханәләр оештырыла.

Кичен концерт көтелә, анда башкорт эстрадасының яшь бәйсез җырчылары: әйтик Тимур Ямалов, RENA RNT һәм BURELAR төркеме чыгыш ясаячак.

"Элек концерт форматында гына булса, быел 1 июнь - балалар көне уңаеннан чараны сәгать көндезге уникедә үк башлап җибәрергә булдык. Төрле остаханәләр, үзебезнең милли уеннар булачак", дип сөйли Башкорт телен саклау һәм үстерү оешмасы җитәкчесе Гөлназ Йосыпова.

Беренче тапкыр бу фестиваль биш ел элек - 2019 елда үткән иде. Ул заманча башкорт музыкасына һәм яшь бәйсез башкаручыларга багышланды. Ул чакта концертта Алтынай Вәлитов та чыгыш ясаган иде. Хәзер Вәлитов гаиләсе белән АКШка күченергә мәҗбүр булды.

Быел ирегеннән мәхрүм ителгән башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап чыкканнан соң, аңа каршы басым башланды. "Мине эзәрлеклиләр, кемдер өемә килеп тәрәзәне ватып киткән" дип белдергән иде ул. Бу хәлләрдән соң ул чит илгә китүен әйтте. "Башкортстанга кире юл юк" диде Вәлитов.

  • Быел 26 апрель көнне Казанда 18нче тапкыр "Мин татарча сөйләшәм" чарасы узды. Яңгырлы һәм болытлы һава торышына карамастан, анда йөзләрчә кеше катнашты.
  • "Мин татарча сөйләшәм" акциясе 2006 елдан бирле Бауман урамында үткәрелде. Әмма быел чара яңа урында - Казан кирмәне эчендә үтте. Чараны үткәрү урыны юкка гына үзгәрмәде, Азатлыкка билгеле булганча, хокук саклау оешмалары Бауман урамында зур күләмле чараларга хәзер рөхсәт бирми.
  • Быел "Мин татарча сөйләшәм"не кайда үткәрүгә бәйле бәхәсләр дә купты. Мәдәният министры Ирада Әюпова аны Казан циркы каршында, Меңьеллык мәйданда үткәрергә тәкъдим итте. Казан циркында быел Габдулла Тукайга багышланган "Печән базары" тамашасы күрсәтелә. Интернетта бу тәкъдим тәнкыйтьләнде, "татар теленең урыны циркта дип мыскыллыйлар" диючеләр дә булды. Ахыр чиктә, чараны үткәрү урыны дип Казан кирмәне игълан ителде.
  • 2022 елда "Мин татарча сөйләшәм" акциясен Казан хакимияте Бауман урамында оештырырга рөхсәт итмәде. Түрәләр Татарстан хөкүмәтенең коронавирус сәбәпле республикада киңкүләм чаралар уздыруны тыя торган карарына сылтанды. Шул елдан ул Камал театрында уздырыла башлады.
  • 2023 елда Камал театры бинасы янында узган чарага тимер коймалар аша тикшереп керттеләр, акциягә килүчеләргә шул кысаларда гына бәйрәм итәргә рөхсәт иттеләр. Койма периметры буенча тезелгән полиция хезмәткәрләреннән тыш, Камал театры янәшәсендә бер машина ОМОН хезмәткәрләре дә кизү торды.
  • Ел саен "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе кысаларында татар телен хөрмәт итмәүчеләргә "Тяжело с татарским" антипремиясе тапшырыла, шулай ук рәхмәт хатлары бирелә. Узган ел "кара исемлеккә" "Иске шәһәр" префектурасы һәм IT-парк керде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG