Украинадагы сугышта катнашучы Татарстан хәрбиләре республика президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать яздырган. Алар президенттан Буа театры сәнгать җитәкчесе һәм мөдире Раил Садриевка ачылган җинаять эшенә тыкшынуын сорый, дип җиткерә "Бизнес Online".
Аларның исемнәре әйтелми, йөзләрен битлек каплаган, әмма Садриевны алар якташ дип атый.
"Без Раил Илдар улына даими күрсәткән ярдәме өчен чиксез рәхмәтле, ул үз акчаларына безгә монда кирәкле әйберләр сатып алды. Безгә рухи һәм мадди ярдәм күрсәтте. Раил Илдар улы - без таяна алырдай кеше", дип сөйли хәрбиләр.
Кичә, 28 майда Татарстан язучылар берлеге идарәсе 450 мең сум үзләштерүдә шикләнелүче Садриевны яклап ачык хат белән чыкты.
Русия тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсе башлыгы Валерий Липскийга язылган ачык хатны Язучылар берелеге исеменнән оешманың рәисе Ркаил Зәйдулла имзалаган. Мөрәҗәгатьтә ул аны театрга йөрүдән читләштермәүне сорый.
"Раил Илдар улы бар көч-егәрен куеп иҗтиһат иткән, гомерен багышлаган театр эшчәнлегеннән читләштерелде. Бу – республикабызның театры, әдәбияты һәм сәнгате өчен дә авыр сынау булып тора. Без әлеге эшнең гадел рәвештә каралуына ышанабыз, һәм Сездән, хөрмәтле Валерий Андреевич, Раил Садриевка һөнәри эшчәнлеген дәвам иттерүдә булышлык күрсәтүегезне үтенәбез. Ул безнең республикабызның да, илебезнең дә лаеклы мәдәният эшлеклесе булып тора", диелә ачык хатта.
24 майда Татарстан театр әһелләре дә Раил Садриевны яклап Тикшерү комитетына ачык хат белән чыкты.
- 20 майда Буа театры сәнгать җитәкчесе һәм мөдире Раил Садриев тоткарланды. 22 майда мәхкәмә аңа карата чикләү чарасы буларак кайбер гамәлләрне тыю карарын чыгарды. Аңа театрга барырга, әлеге эшкә бәйле шаһитләр белән сөйләшергә, төнлә өеннән чыгарга рөхсәт ителмәячәк. Чикләү карары 2 июльгә кадәр гамәлдә булачак.
- Куәт оешмалары вәкилләре фаразынча, 2023 елда Татарстан районнарында "Дәрвиш"не куеп йөргән чакта, кимендә өч тапкырында билетлардан килгән акчаны Буа драма театры түгел, ә Садриевның хатыны - Эльвира Садриева исеменә рәсмиләштерелгән индивидуаль эшмәкәрлек (ИП) алып барган. Шул рәвешле 450 мең сум үзләштергәннәр, дип фаразлана.
- Русия Украинага 2022 елның 24 февраль иртәсендә бәреп керде. Азатлык сугышның беренче көненнән башлап Русиянең Украинага каршы сугышында һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә теркәп бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана.
- Безнең хисапка күрә, бүгенге көнгә бу сугышта һәлак булучылар саны Татарстаннан кимендә 1837 кешегә, Башкортстаннан кимендә 2092 кешегә җитте. Буадан 32 кеше һәлак булган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум