Accessibility links

Хатын-кызны яклаган яңа канун


Әлегә Кабулда хатын-кызлар базарга "төренеп" йөри
Әлегә Кабулда хатын-кызлар базарга "төренеп" йөри

Әфганстанда хатын-кызның мәктәпкә, эшкә яки табибка баруын тыйган ирләрне төрмә җәзасы көтә. Яңа канун хатын-кызларга карашны үзгәртә аламы?

“Хатын-кызларга каршы көч куллануны бетерү” турындагы канунны әзерләү эше берничә елга сузылды. Бу атнада җәйге ялдан кайткан Әфганстан депутатлары канунны кабул итер, дип көтелә.

Хатын-кызлар хокукларын бозган кеше – акчалата җәзадан алып төрмәгә җәзасына кадәр хөкем ителергә мөмкин.

Хокук яклаучылар бу канунны хуплап каршы алды. Талибан чоры беткәч бик күп әфган кызлары мәктәпкә йөреп белем ала башлады, хатын-кызлар эшкә чыкты. Җәмгыятьтә дә хатын-кызларга караш үзгәрде, ди фермер Фатыйх Мөхәммәд.

“Безнең Мазар-и-Шәриф якларында балаларга белем бирүгә чикләүләр юк, малаймы ул, кызмы. Яшь кызлар чәчләрен каплап йөрми. Яшьләре җиткәч кызлар ислам кушканча яулык бәйли, әмма укуларын дәвам итә. Беркем дә аларның мәктәпкә баруын тыймый,” диде Әфганстанның төньягында яшәүче Мөхәммәд.

“Хатын-кыз үз туганнарына зарлана алмый”


БМО кеше хокуклары комиссионеры һәм оешманың Әфганстандагы вәкилчелеге әзерләгән хисапта “хатын-кызлар әле дә хокуклары булган кешеләр саналмый”, диелгән.

“Иҗтимагый тормышта катнашучы хатын-кызларга янаулар һәм һөҗүмнәр була. Бу күпләрне өйләреннән чыкмаска мәҗбүр итә”, диелгән хисапта.

Дини җәмгыятьтә хатын-кызның роле бала белән өй эшләрен
карауга чикләнә. Әфган кызларының яртысы 16 яшькә кадәр кияүгә чыга. Күбесенә кияүләрне ата-аналары таба. Әфганстан гаиләдә көч куллану иң киң таралган илләрнең берсе. Кайбер гаиләләр кызларын кияүгә биреп үзләренең гаилә бурычларын түли.

Илнең иң консерватив көньягында, Һелманд вилаятендә яшәүче Асадулла гасырлардан килгән гадәтләрне бер канун да үзгәртә алмаячак, ди.

Быел полиция академиясен тәмамлаган хатын-кызлар дипломнар алды
“Кыйналган яки эзәрлекләнгән бер хатын-кызның да полициягә барып үз гаиләсенә зарлануын күз алдыма китерә алмыйм. Бу канунны безнең җәмгыятьтә гамәлгә ашыру бик кыен булачак. Гаилә мәсьәләләре гаилә эчендә сөйләшенә, хөкүмәт рәсмиләреннән киңәш сорамыйлар”, диде Асадулла.

Канунны гамәлгә ашыру хаттә Кабулда да авыр булачак, ди хокук яклаучылар.

“Әмма бу канунны тормышка ашырырга авыр булуы безгә мондый канунның кирәк булмаганын аңлатмый. Без канунны кабул итәргә һәм аны куллану шартларын тудырырга тиеш. Шул ук вакытта без халык арасында үз хокуклары турында аңлату эшләре алып барырга тиеш,” диде Әфганстан парламенты депутаты, хокук яклаучы Шөкрия Барекзай.
XS
SM
MD
LG