Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия армиясе турында сүз әйтү тыелды. Зөлфия Ситдыйкова эше шартлы хөкем белән тәмамланды


Зөлфия Ситдыйкова
Зөлфия Ситдыйкова

28 майда Татарстан Югары мәхкәмәсе Казан активисты Зөлфия Ситдыйкованы ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. Аны "Булмасын сугыш" һәм "9 waй" дигән ике плакаты өчен "гаскәрне кимсетүдә" һәм "нацизмны аклауда" гаепле дип таптылар. Моннан тыш мәхкәмә, прокуратура теләген искә алып, активистны "Русия армиясе эшчәнлеге турында мәгълүмат тарату белән белән шөгыльләнү" хокукыннан ике елга мәхрүм итте — шул исәптән интернетта, шулай ук митинглар, демонстрацияләр, йөрешләр һәм пикетлар үткәргәндә дә. "9 waй" дигән плакатны хөкемдар юк итәргә карар итте. Азатлык бер елдан артык барган мәхкәмә процессын җентекләп искә ала.

Казанда активист Зөлфия Ситдыйкованы төрмәгә утыртырга тырышу бер елдан артык дәвам итте. Бер-бер артлы административ эшләр ачылды, штрафлар сугылды, тикшерү изоляторында да тоттылар, аннары инде җинаять эшләре дә ачылды. Алар берничә. Ник каныктылар бу хатын-кызга? Нидән курка шулкадәр хакимият?

Зөлфия Ситдыйковага 46 яшь. Ул — Казан кешесе. Русия Украинага басып кергәннән соң 2022 елда Олег Газмановның Казанда узган концертына "No war" дигән язулы киемнән килде, аны тоткарладылар, сорау алдылар, штраф салдылар. Бу кечкенә язу Русия гаскәрләрен дискредитацияләү дип табылды. Шуның белән бетте булырга тиеш иде. Әмма куәт структуралары Зөлфияне тынычлыкта калдырмады. Бер ел дәвамында аны күп тапкыр тоткарладылар, тентеделәр. Зөлфия Ситдыйкованың электрон җиһазларын тартып алдылар. Гомумән 2022 елдан башлап ул даими рәвештә полиция тарафыннан эзәрлекләнде.

Ә узган елның 28 апрелендә аңардан "9 waй" дип язылган плакатны тартып алдылар. Бу хәл Казанның Урицкий паркында булды. Имеш ул Икенче дөнья сугышында һәлак булучыларга куелган һәйкәл янында пикет уздырмакчы булган. Әмма ул вакытта ни җинаять эше, ни административ эше ачылмады. Полиция хезмәткәрләре Ситдыйкованы сораштырды да җибәрде. Әмма бу давыл алдыннан тынлык кына булып чыкты. 18 июльдә Зөлфия Ситдыйковага "Русия гаскәрен дискредитацияләү" турында яңа җинаять эше ачылуы билгеле булды.

Җинаять эшендә ике очрак телгә алынган булып чыкты. Берсе әлеге дә баягы "9 waй" дип язылган плакат, икенченчесе "Нет войне" язулы кәгазь. Соңгысы Казанның Җиңү паркында урнашкан мәңгелек ут янында булган. Бу плакатны анда кем алып килгән, аннары социаль челтәрләрдә кем тараткан — билгесез. Полициядә өздереп әйтелгән бернинди дәлилләр юк. Әмма, ни гаҗәп, бу шигарне дә Ситдыйкова язган, Җиңү паркына да ул алып килгән дип саныйлар һәм аңа шушы эшне гаеп итеп тагалар.

Җинаять эше ничек ачылган? Нәрсәгә нигезленелгән һәм ничек дәлилләнелгән?

Куәт структураларына бу эштә экспертлар ярдәм иткән. Казан төбәкара экспертиза үзәгендә эшләүче лингвист Екатерина Палеха белән психолог Анастасия Касыймова шушы ике шигардә "Совет гаскәренә тискәре бәяләмә" күргән, ике язу да "Бөек Ватан сугышы ветераннарының намус һәм абруен кимсетә" дип тапканнар. Психологик-лингвистик экспертиза 12 октябрьдә ясалган һәм 50 биттән тора. (Сүз уңаеннан, бу ике "эксперт" элек ислам экстремизмы эшләрен тикшергән, бу хакта аларның портфолиоларында язылган.) Шул рәвешле активистка тагын "Русия гаскәрен дискредитацияләү" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды. Чүмәлә өстенә чүмәлә дигәндәй, тикшерүчеләр моның белән генә чикләнеп калмады. Бу шигарләр белән Ситдыйкова нацизмны да аклый дип табылды.

Зөлфия Ситдыйкова үзе бу эскпертларның карарларыннан тагын бер җинаять эшен тартып чыгарырлар дип башыма да китермәдем дигән иде. Әмма узган елның 24 октяберндә Зөлфиягә тагын бер җинаять эше тагылды — аны нацизмны аклауда да гаепләделәр. Бу эшне Татарстандагы Тикшерү комитеты тикшерүчесе Антон Лысов башлап җибәрде. Әлеге эшкә шул ике экспертның карарлары җәһәт кенә күчеп утырган. Лысов та Палеха белән Кысыймова җырын дәвам иттерде. Ул да Ситдыковага бәйле материалларда "СССР гаскәрләренә карата тискәре бәяләмә", "Хәрби дан һәм хәтер көннәренә карата тискәре караш", "Кызыл армия вәкилләренә карата тискәре хис тудыру, аларның эшләрен юкка чыгару", "Бөек Ватан сугышы ветераннарының намус һәм абруена тап төшерү, Кызыл армиянең һәлак булган сугышчыларының хәтерен мыскыллаулар" табуы турында белдерде. Бу маддә нигезендә Зөлфия Ситдыйковага өч ел төрмә яный иде.

Зөлфия үзе бу экпертизаны тузга язмаган дип бәяләде. Куәт вәкилләренә кирәкле мондый экспертиза булмаса, җинаять эше дә ачылмас иде, диде ул.

Сорау алганда аңа Казанның Мәңгелек уты янында яткан "Нет войне" плакатын күрсәтеп, монда нәрсә ясалган дип кызыксынганнар.

— Бу — Җиңү паркында Мәңгелек ут, янында "Нет войне" язуы. Мәңгелек ут янында гадәти язу. Кем моны язган, мактарга кирәк. Әгәр дә Мәңгелек ут янына "Да войне" дип язылса, сәер булыр иде. Җиңү паркы һәм "Нет войне" язуы — әйбәт күренеш. Без гомер буена"Бетсен сугыш", "Бетсен фашизм" дигән шигарләр белән яшәдек. 9 май һәрвакыт изге бәйрәм булды, — дигән иде Ситдыйкова.

Социлог Искәндәр Ясавиев та, башка бәйсез экспертлар да Ситдыйковага тагарга тырышкан шигарләрдә бернинди дә җинаять юк дип аңлаткан иде.

— 9 май — куркыныч сугышның тәмамланган көне, бу сугыш кешеләргә коточкыч фаҗига, кайгы китергән, бу гади генә Җиңү көне түгел. Күзләрдә яшьләр белән каршы алынган авыр, көн, бәйрәм ул. Хәзер Җиңү көнен билгеләү ул сугышның никадәр куркыныч булганын юкка чыгара, — дигән иде Ясавиев.

Зөлфия Ситдыйкованың эшен Татарстанның Югары мәхкәмәсе 18 апрель карый башлады. Зөлфия авырды. Тик бу исәпкә алынмады. Туберкулезга каршы республика диспансеры юлламасы булса да, алар аны үзләрендә тикшерүдән һәм яткырудан баш тартты. Соңрак "Яблоко" фиркасенең Татарстандагы бүлекчәсе диспансерда Ситдыйкованы кабул итмәгән баш табибның күп еллар Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) оешмалары каршындагы хастаханәләрдә эшләвен ачыклады.

7 май көнне Зөлфия Ситдыйкованың чираттагы һәм соңгы мәхкәмә утырышы булды. Ул җәмәгать мәхкәмәсе (присяжныйлар коллегиясе) иде. Алар Зөлфия Ситдыйкова нацизмны аклауда һәм кабат Русия гаскәрен дискредитацияләүдә гаепле дип тапты. Утырышчылар "9 waй" белән "Нет войне" плакатлары нәкъ шушы маддәләргә туры килә дип фикер белдерде. Сигез кешедән торган бу коллегия Ситдыйкованы шәфкатькә лаек түгел һәм гаепле дип тапты. Алар киңәшү бүлмәсенә китеп, карар игълан ителгәнчегә кадәр ярты сәгатьләп вакыт үтте.

"Idel.Реалии" язучынча, 6 май көнне бер утырышчы гомумән юкка чыккан, аны башка кешегә алмаштырганнар. Гадәттә, җәмәгать мәхкәмәсендә гаепләнүчеләр аклана. Шундый статистика бар. Әмма бу коллегеиядә катнашучыларның барысы да активист хатын-кыз гаепле һәм аны аклап булмый дигән карар чыгарды.

Мәхкәмә карары 13 майда чыгар дип көтелде. Ситдыйкова авырып китеп хастаханәгә салыну сәбәпле аны 21 майга күчерделәр.

21 майда гаепләү ягы активистка өч ел колония-яшәүлек җәзасы бирүне сорады.

Ниһаять, 28 майда Татарстан Югары мәхкәмәсе Казан активисты Зөлфия Ситдыйкованы ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG