Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Югары мәхкәмәсе Зөлфия Ситдыйкованы ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте


Зөлфия Ситдыйкова
Зөлфия Ситдыйкова

Дәүләт гаепләве активистны өч елга колония-яшәүлеккә җибәрүне һәм 200 мең сум штраф салуны сораган иде.

Бүген, 28 майда Татарстан Югары мәхкәмәсе Казан активисты Зөлфия Ситдыйкованы ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте. Аны "Булмасын сугыш" һәм "9 waй" дигән ике плакаты өчен "нацизмны аклауда" һәм кабат гаскәрне "кимсетү"дә гаепле дип таптылар.

Элегрәк дәүләт гаепләве активистны өч елга колония-яшәүлеккә җибәрүне һәм 200 мең сум штраф салуны сораган иде. Җәмәгать мәхкәмәсе (присяжный) Ситдыйкованы шәфкатькә лаек түгел һәм гаепле дип тапты.

Татарстан Югары мәхкәмәсе Зөлфия Ситдыйкова эшен 18 апрельдә карый башлады. Туберкулезга каршы республика диспансеры юлламасы булса да, аны үзләрендә тикшерүдән һәм яткырудан баш тартты. Соңрак "Яблоко" фиркасенең Татарстандагы бүлекчәсе диспансерда Ситдыйкованы кабул итмәгән баш табибның күп еллар Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) оешмалары каршындагы хастаханәләрдә эшләвен ачыклады.

  • 2022 елдан башлап Зөлфия Ситдыйкова даими рәвештә полиция тарафыннан эзәрлекләнә.
  • Былтыр 14 июнь кичендә аны "Казан" гаилә үзәге янында тоткарлаганнар иде, ул Олег Газманов концертына "No war" ("Сугыш булмасын") дигән язулы кофта киеп килгән булган. 22 июльдә Казанның Яңа Савин районы мәхкәмәсе кызны Русия гаскәрен "дискредитацияләүдә" гаепле дип тапты һәм аңа 40 мең сум штраф түләттерү карары чыгарды.
  • Шулай ук былтыр 9 сентябрьдә Казанда дүрт активистның, шул исәптән Ситдыйкованың да өендә тентүләр узды. Бу Объектив-ТВ YouTube каналында май аенда чыккан "Краска и будка для посла России в Польше" исемле видео сәбәпле ачылган җинаять эшенә бәйле рәвештә узды. Кызның фатирына куәт структураларыннан җиде хезмәткәр килде. Ул террорчылыкны аклау эшенә шаһит буларак җәлеп ителде. Зөлфия Ситдыйкованың электрон җиһазларын тартып алганнар иде.
  • Былтыр 28 апрельдә активистны башка бер активист белән бергә Урицкий паркында тоткарладылар. Имеш ул Икенче дөнья сугышында һәлак булучыларга куелган һәйкәл янында пикет уздырмакчы булган. Ситдыйковадан "9 waй" дигән кәгазь тартып алдылар. Бу плакат соңрак гаскәрне кабат "кимсетү" һәм "нацизмны аклау" турындагы җинаять эшләренең нигезенә ятты.
  • Шул ук елның маенда социаль челтәрләрдә Казанның Җиңү паркындагы мәңгелек ут фонында төшерелгән "Бетсен сугыш" дигән плакатның рәсеме таралды. Куәт оешмалары бу чараны уздыруда Ситдыйкованы гаепли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG