Илсур Метшин: "Татар зиратын тергезү эше башкарылачак"

Your browser doesn’t support HTML5

Казан башлыгы Илсур Метшин Азатлыкның Яңа татар зираты  “Милли пантеон”га әйләнерме дигән соравына: "Әлеге вакытта М7 юлында яңа зур мемориал зират проектын тормышка ашыру эшен башкарабыз", дип җаваплады.

Азатлык радиосы татар зиратындагы каберләрнең вәхшиләрчә җимерелүе нисбәтеннән Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшинга татар зиратын "Милли пантеон" – мемориал комплекс – күренекле кешеләрне җирли торган, бик сыйфатлы каралган һәм төзекләндерелгән урын итү мөмкинме, дигән сорау бирде.

"9 май алдыннан, башка бәйрәмнәр, әйтик, "Әти-әниләр көне" алдыннан ритуал хезмәтләр идарәлеге тарафыннан һәрдаим эш башкарыла. “Зиратлар – иң изге урыннар. Шул исәптән Яңа татар зиратында да махсус эшләр башкарылачак. Әлеге вакытта М7 юлында яңа зур мемориал зират проектын тормышка ашыру эшен башкарабыз”, диде шәһәр башлыгы Азатлыкка.

Сүз уңаеннан, Казан мэры матбугат хезмәте журналистлардан татар телендә сорау бирмәүне сорады.

8 сентябрьдәге Яңа татар зиратында йөзләп кабер ташларын вату һәм аудару вакыйгасы күпләрне тетрәндерде. 9 сентябрь Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кабер ташларын җимерүне тикшерүне үз контроленә алды.

Татарстан Дәүләт шурасының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты Татар бистәсе зиратына булган һөҗүмнән соң каберстаннарны карарга тиешле хакимият һәм иҗтимагый оешмаларга җибәреләчәк карар кабул итте.

Дөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, тарихчы Айрат Фәйзрахманов Азатлыкка Яңа татар зиратын мемориал урынга әйләндерегә вакыт, дип белдерде.